Район җитәкчелеге авыл хезмәтчәннәре алдына нинди бурыч куя?
Хәзер һәркайда печән хәзерләү, эре хуҗалыкларда сенаж салу эшләре барса да, күпләрне бер сорау борчый: аны җитәрлек күләмдә хәзерләп булырмы?
Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларның, шәхси хуҗалыгында мал асраучыларның терлекләргә кыш чыгарлык азык запасы булганда гына күңелләре тыныч. Ә быелгы яңгырсыз җәй, кызганычка каршы, авыл кешесенә янә бер олы сынауга әверелде.
Хәзер һәркайда печән хәзерләү, эре хуҗалыкларда сенаж салу эшләре барса да, күпләрне бер сорау борчый: аны җитәрлек күләмдә хәзерләп булырмы?
ЗАПАСЫҢ БУЛСА ГЫНА ТЫНЫЧ ЙОКЛА
Бу җәй 2010 елны кабатлый, диләр белгечләр. Яз көне дә, җәйнең бүгенге вакытына кадәр дә туфракны туендырырдай яңгыр яуганы булмады. Ә бу кырлардагы бөртекле һәм азык культураларының, күпьеллык үләннәрнең үсешенә тискәре йогынты ясады.
– Мондый елга без һәрвакыт әзер булырга тиеш, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин. – Чөнки корылык булган җәйләрне моңа кадәр дә күрдек. Шуңа күрә ел саен эре, фермерлык, шәхси хуҗалыклар алдына терлек азыгын 1,5-2 еллык запас белән хәзерләү бурычын куябыз да. Бу – нәкъ шундый ел: терлекләренә кышны тук чыгарлык запасы булганнар гына тыныч йоклый.
Сүз уңаеннан: бүгенгә район хуҗалыкларында узган елдан калган 1,9 мең тонна печән, 9 мең тонна сенаж, 5 мең тонна силос запасы бар.
САЛАМГА ДА СӘЛАМ БИР
1 июньгә Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы тармагында 5378 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел бер шартлы баш терлеккә 40,1 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычын куя. Шуны күз уңында тоткан хәлдә Әгерҗе районы хезмәтчәннәре 6 мең тонна печән, 39 мең тонна сенаж, 35 мең тонна силос хәзерләргә тиеш. 27 июньгә барлыгы ... тонна печән, ... тонна сенаж сакланышка куелган. Бу – бер шартлы баш терлеккә ... центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз.
– Эш һәркайда алып барыла. Әмма беркемгә дә сер түгел, күпьеллык үлән быел 30 сантиметр тирәсе генә үсә алды. Шунлыктан печән покослары бик юка, – Дилүс Гаскәрович. – Без, терлеге булган һәркемгә мөрәҗәгать итеп, хәзерләнгән азыкта һәм калган запаста гына тукталып калырга кирәкми. Кайда үлән үсә торган урын бар – елга буйларындамы, сазлыклы урыннардамы, урман массивларындамы, элекке көтүлек җирләрендәме – аларны чабу бурычын куябыз.
Мондый урыннар безнең район территориясендә 10 мең гектарны тәшкил итә. Районның авыл хуҗалыгы тармагы һәм шәхси хуҗалыклар кышка җитәрлек азык запасы белән керергә, терлек санын киметмәскә тиеш! – ди Дилүс Гатауллин.
Дөресен әйтергә кирәк, моңа кадәр саламны кирәксенмәгән хуҗалыклар күп булды. Ә менә быел саламга да сәлам бирергә туры килер. Җитәкчеләр саламны эре хуҗалыкларга да сакланышка кую һәм шәхси хуҗалыкларга да хәзерләү мөмкинлеге бирү бурычын куялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев