Районның иң яшь комбайнчысы беренчелектә бара
18 яшьлек Ислам Хуҗин 1064 тонна бөртеклеләр суктырды
Ислам Әгерҗедә туып-үссә дә, әтисе Илназның туган авылы Көчек бик якын аңа. Заманында бабасы Дамир районда алдынгы тракторчы булды. Илназ да, аның энесе Нияз да күп еллар “Урак батыры“ дигән исемне горур йөрттеләр.
Ислам дүртенче ел инде иген уңышы өчен көрәш барган җаваплы чорда туган районына ярдәмгә килә. Башта әтисе, абыйсы кулы астында техника “телен“ аңларга, ашлыкны суктыру технологиясен өйрәнсә, ике ел инде үзе төп комбайнчы булып эшли. Узган ел бертуган энесе Илсаф белән эшләсә, быел ярдәмчесе – әтисе Илназ.
Уртак тырышлык белән алар бүгенгә 1064 тонна бөртеклеләр суктырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев