Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район игенчеләре басу-кырларда бөртеклеләрне урып-җыю эшен төгәлләделәр

Урак тәмамланды

Район күләмендә барлыгы 27291 гектардан 54460 тонна ашлык җыелды. Бер гектардан якынча 20 центнер уңыш чыкты. 

Быел “Уразай“ басуларына 171 гектарда бәрәңге  утыртылган иде. 4036 тонна икенче икмәк саклагычка кайтты. Бу – бер гектардан 235 центнер дигән сүз. 

Көзге культураларны чәчү дә үзвакытында тәмамланды. Барлыгы 8537 гектарда эш башкарылды. 917 гектар бодай, 7620 гектар арыш чәчелде. 

Хәзерге вакытта силос салу эше дәвам итә. “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең Яңавылдагы мегафермасына 4802 тонна силос кайтты. 

Бүгенге көнгә бер шартлы баш терлеккә 24,3 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев