Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда барлыгы 3700 гектар мәйданда бөртеклеләр суктырып алынган

Кыр эшләре көндәлеге

Авыл хезмәтчәннәре зур әзерлек белән урып-җыю эшләренә керешкәннәр иде. Бу атнада яуган яңгырлар кыр эшләрен туктатып торырга мәҗбүр итте. 

Әлегә район буенча барлыгы 3700 гектар мәйданда бөртеклеләр суктырып алынган. Шулардан көзге арыш – 2517, көзге бодай – 35, арпа – 740, борчак – 308, солы 100 гектарда. 

5353 тонна ашлык ындыр табакларына кайткан һәм элеваторларга озатылган: арыш – 3356, бодай – 74, арпа – 1300, борчак – 393, солы 230 тонна. 
Район буенча бөртеклеләрдән уртача уңдырышлылык 14,5 центнер тәшкил итә. 

Иң күп уңыш “Наҗар“, Сарсак-Омга“ хуҗалыклары һәм фермерлар – Азеводан Рамил Исмәгыйлев, Салагыштан Марат Мөхәммәдиев басуларыннан җыела. Уртача – 21-25 центнер. 

Урып-җыю кампаниясенә барлыгы 40 комбайн җәлеп ителгән. Шуларның 16сы “Нәүрүз“ ширкәте басуларында эшли. 

–    Кыр корабларын иярләүчеләрнең барысы да вакыт белән исәпләшмичә, бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышып, намус белән хезмәт куялар, – диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин. 

Урып-җыю эшләре белән беррәттән, басуларда терлек азыгы хәзерләү дә дәвам итә. 22 июльгә 6950 тонна печән (планга карата – 100 процент), 15930 тонна сенаж (70 процент) хәзерләнгән. Бер шартлы баш терлеккә 15,3 центнер азык берәмлеге туры килә. 

Хуҗалыкларда көзге чәчүгә пар җирләрен эшкәртү дә бара. Район буенча 4500 гектар җир сөрелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев