Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Руслан ШӘЙДУЛЛИН турында “куллары алтын аның” дип юкка гына әйтмиләр

Гараж мөдире булса да, биредә башкарыла торган бер генә эштән дә читтә калмый ул

“Наҗар” ярдәмче хуҗалыгы баш инженеры Илнур Зәйнуллин гараж мөдире Руслан ШӘЙДУЛЛИН турында “куллары алтын аның” дип юкка гына әйтми.

Гараж мөдире булса да, биредә башкарыла торган бер генә эштән дә читтә калмый ул. Без барган көнне техника ремонтлау өчен бик тә кирәкле булган кран-балканы ремонтлау белән мәшгуль иде.

– Гаражда ел әйләнәсе эш бетми. Менә тиздән чәчкечләр һәм тырмаларны ремонтлый башлыйбыз. Техниканы да гел карап-төзекләндереп торырга кирәк.

Барлык эшләрне дә бергәләп башкарабыз. Руслан да, кирәк икән, токарьлык станогы артына да баса, урып-җыю кампаниясе чорында кулына комбайн штурвалын да ала, – ди Илнур. – Әнә, быел да “Нива” комбайнында дүрт мең тоннадан артык ашлык суктырды.

– Руслан кебек вакыт белән исәпләшми торган хезмәтчәннәребез тырышлыгы белән ашлыкны кыска срокларда югалтуларсыз җыеп ала алдык. Урып-җыю чорына техниканы тиешле итеп әзерләүләре нәтиҗәсендә өзеклекләргә, ватылып торуларга да юл куелмады, – дип дәвам итә баш инженер.

Мәктәпне тәмамлагач Казанга китеп, радиотехникумда белем ала Руслан.

– Җәйге каникул вакытында урып-җыюда катнашырга, төгәлрәге, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә уйладым. Менә шул җәй язмышымны баштанаяк үзгәртте дә куйды, – ди ир-егет. 

Болай диюе дә юкка гына түгел. Чөнки язмышын кала тормышы белән бәйләргә уйлап, Казанда эш урыны да тапкан була инде ул. Әмма җирнең тарту көче 2004 елда туган авылы Тирсәгә алып кайта.

– Яшермим: язмышымның мондый борылыш алуына баштарак үкенгән чакларым да булды. Әмма тора-бара авыл тормышына шундый күнектем. Ә хәзер шау-шулы калада яшәүне күз алдыма да китермим инде, – ди ул.

Җәмәгате, шулай ук Тирсә авылы кызы Фәнилә белән бер ул һәм кыз тәрбиялиләр. Рәсүл белән Алсу икесе дә – Тирсә мәктәбе укучылары. Фәнилә “Наҗар” ярдәмче хуҗалыгында терлекчелек тармагында эшли.

– Туып-үскән нигезебезнең җылысын саклап яшәвебез белән дә бәхетле без бүген. Шушы нигездә ике малай тәгәрәп үскән идек. Кызганыч, абый вафат инде. Ә безнең ишек туганнарыбыз өчен һәрчак ачык, – ди Руслан, тыйнак елмаеп.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев