Чәчү эшләренең кызган чоры
Сарсак-Омга хуҗалыгында клевер чәчәләр. Биредә чәчү эшләренең кызган чоры.
100 гектар солы, 93 гектар азык катнашмасы чәчкэннәр. Хәзер 93 гектарда клевер чәчу бара. Барлыгы 1500 гектарда чәчу эшләре башкарылырга тиеш.
Хуҗалык җитәкчесе Разиф Харисов һава торышы әйбәт булганда чәчүне 9 майга төгәллибез, диде.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев