Сарсак-Омгада сөтчелек комплексы төзелә
Авыл хуҗалыгы

Сарсак-Омгада сөтчелек комплексы төзелә

Ул 700 башка исәпләнгән

Сарсак-Омгада Илнур Сәетов фермерлык хуҗалыгында 700 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелә.

1 июньгә 350 баш сыерга исәпләнгән тораклар һәм саву залын төзеп бетерергә планлаштыралар. Аннан төзү эшләренең икенче этабына старт бирелә.

Төзелеш материаллары кайта башлаган инде. Хуҗалыкка январь аенда 300 баш токымлы таналар кайтартылган иде. Алар бозаулый башлаганнар. Тәүлеккә 30 литрга кадәр сөт бирәләр.
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев