Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сөткә акча кайчан бирелер?

Сез сораган идегез

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының 37нче санында (11 сентябрь 2020 ел) шәхси хуҗалыклардан август аенда җыелган сөт өчен сентябрьдә тулысынча исәп-хисап ясалачак” дип язылган иде. Октябрь ае узып барса да, әлеге акчаны алганыбыз юк. Август ае өчен акча кайчан бирелер икән?
КАДРӘК АВЫЛЫННАН БЕР ТӨРКЕМ СӨТ ТАПШЫРУЧЫЛАР. 

Әлеге сорауга җавап алу өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс ГАТАУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

–    Әлеге язмада 18 авылда, шул исәптән, Кадрәктә дә сөт җыю белән эшмәкәр Ринас Гобәйдуллин шөгыльләнүе, аның халыктан җыйган сөтне “Элис” ширкәтенә тапшыруы һәм әлеге предприятиенең финанс авырлыклары кичерүе аркасында халыкка акча бирү тоткарлануы хакында бәян иткән идек. Ни кызганыч, бүгенге көнгә әлеге предприятиенең бурычы 7 миллион сумнан артып китте. Иң күңелсезе – якын киләчәктә генә икътисади яктан тотрыклылык барлыкка килү мөмкинлеге күренми. Шуңа күрә алга таба сөт җыючылар аның белән хезмәттәшлек итүне туктатырга мәҗбүр. Ә халыкка сөт өчен бурычларын юлларга хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк булыр дип уйлыйбыз, – дип җавап бирде җитәкче.

Биектау, Иж-Бәйки, Кодаш авылларынан сөт җыйган Маргарита Петрова, Исәнбай, Гали, Үтәгәннән сөт җыю белән шөгыльләнүче Рәис Мөхәммәдиевның да “Элис” предприятиесе акча түләмәү белән бәйле рәвештә, халык алдында бурычлары бар. Димәк, югарыда язылган фикерләр сөтләрен бу эшмәкәрләргә тапшыручыларга да кагыла.     

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев