Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Сыер савучы, зоотехник, осеменатор

Мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Шаршады кызы Даниягә укытучылыкка, бухгалтерлыкка укырга барырга тәкъдим итәләр. Ә ул каршы килә. Чөнки аның балачактан күңелендә йөрткән хыялы була. Сыер савучымы, бозау караучымы, зоотехникмы – һөнәр бары авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле булырга тиеш, ди ул.

БЕЗ БИШ БАЛА ҮСТЕК ӘБИ БЕЛӘН

–       Әни вафат булганда миңа 11 яшь иде. 20 яшемдә әтиемне дә югалттым. Ул суга батып үлде. Без – дүрт кыз, бер малай әбиебез Зәйтүнә тәрбиясенә калдык, – ди Дания апа. – Әби сыкрап елар чакларда да сер бирмәде. Бөтен юанычны эштән тапты, безне дә хезмәт тәрбиясе белән үстерде.

Зәйтүнә апа фермада яшь бозауларга ашау пешергәндә, кызлар да еш кына әбиләре янына булышырга йөриләр. Бигрәк тә Дания малкайларны ярата. Хуҗалыкта да терлек күп асрыйлар. Сыер, бозау, сарыклары да, кош-кортлары да була. Дания хуҗалыкта да әбисенә ярдәм итәргә ярата. 4 сыйныфта укыганда укытучылары “Үскәч кем булырга телисең?” дигән темага инша язарга кушкач та, ике дә уйламыйча, “сыер савучы” дип куя. Мәктәпне тәмамлагач та балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән авыл хуҗалыгы институтына зоотехник белгечлегенә укырга керә. Ә тәүге хезмәт юлын башлаган XXII партсъезд исемендәге колхозда балачак хыялын тормышка ашырып, сыер савучы булып эшкә урнаша.

–       Мин дә әбием кебек күңел юанычын малкайлардан таптым, – ди Дания апа.

Тормышында ачы югалтулар күрергә туры килә аңа. 20 ел яшәгәннән соң ире белән аерылуны авыр кичерә. Барысына терәк булып гомер иткән әбисе дә вафат була. Иң аянычлысы – 22 яшьлек сөлек кебек улын мәңгелеккә югалта.

–       Шул вакытларда эш коткарды мине, – ди ул. – Малкайлар арасында юанып кайгыларны беразга булса да оныта идем...

 

ИҢ БЕРЕНЧЕ – ҮЗЛӘРЕНЕҢ СЫЕРЫН

1996 елда “Наҗар” хуҗалыгы җитәкчелеге осеменатор вазифасына чакыргач, Дания бермәлгә югалып кала. Институтта укыганда лекцияләр укылса да, әлеге белгечлекне тирәннән өйрәнмәгән булалар. Шулай да тәвәккәлли. Ә эшкә барганчы ... үзләренең  сыерларын орлыкландырып карый. Әнә шул елдан бирле Дания Риф кызы осеменатор булып эшли. Бу еллар эчендә күп укый, эзләнә, тәҗрибәле белгечләрнең эш алымнарын өйрәнә. 2017 елда «Нәүрүз» ширкәте мегафермасына күчә.

 

БӨТЕН НӘРСӘ – КОМПЬЮТЕРДА

–       Малкайлар турында бөтен белешмә компьютерда хәзер, – ди Дания апа.

Атнаның һәр көне график буенча бүленгән. Әйтик, бер көнне таналарның буазлыгын тикшерәләр, икенче көнне укол салалар, өченчесендә – УЗИдан буазлыкны карыйлар һәм башкалар. 

–       Төгәл график нигезендә генә эшлиләр икән дип уйлый күрмәгез. Аңа бик еш үзгәрешләр керә, – ди Дания апа.

Башкарган һәр эшләрен компьютерга кертеп баралар. Димәк, бөтен нәрсә үтәкүренмәле.

  • Һәм бу эшебезне беразга булса да җиңелрәк итә, ди ул.

 

ҮЗЕ ДӘ МАЛЛАР АСРЫЙ

Дания ханым – эш өчен яратылган хатын-кыз. Мегафермада да көннәр озынына малкайлар арасында ул, өендә дә янә шул эш көтә аны. Улы Илнар белән сыер, бозаулар асрыйлар. Тиздән яңа өйгә дә күчәчәкләр.

–       Үзегезгә, яраткан шөгыльләрегезгә вакытыгыз каламы дип сорыйбыз.

–       Мин – табигать баласы. Җәй көне җиләк җыярга яратам. Мегафермадан Тирсәгә кайтканда аланлыкка туктыйм да җиләк җыям, табигать белән хозурланам. Әнә шулай үземә көч, энергия туплыйм, – ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев