Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан аграр тармагының иң яхшы 100 хезмәткәрен игълан иттеләр

Алар арасында район авыл хуҗалыгы идарәсе бухгалтеры да бар.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы  хезмәткәре - 2019» республика конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләү  тантанасы  узды.    

Тармакның үз һөнәрләре  буенча  иң югары  нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы   100 вәкиле  100 мең сумлык  премиягә ия  булдылар. 

Актлар залын җыелган  конкурс  җиңүчеләрне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил  Залаков  җылф  котлады. «Авыл  хуҗалыгы иң кирәкле  тармак, шуның  аркасында  безнең  һәрберебезнең  өстәлендә икмәк  һәм  иң кирәкле  көндәлек  ризыклар.  Ә иң төп байлык  монда   - кешеләр.    Бик  күп нәрсә   авыл  хуҗалыгында  эшләүче  кешеләрнең  әзерлегеннән, аларның  тырышлыгыннан  тора.  Бүген  тармакка авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыра, табыш  китерә торган һәм үз  предприятиеләрен үстерергә сәләтле,   актив  эшләүче  кадрлар  кирәк», - диде   Наил  Залаков.

Конкурста  җиңүчеләрне  котлауда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары  Ленар Гарипов һәм Ришат Хәбипов, шулай  ук    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринариия  идарәсе  башлыгы    Алмаз Хисаметдинов катнашты.

Ветеринариия  идарәсе  башлыгы    конкурс  җиңүче, республиканың  иң  яхшы  ветеринария  табибларына,  авыл  хуҗалыгы тармагында     иң кирәкле, шул  ук  вакытта  җаваплы  һөнәрне сайлап,  фидакарь  хезмәт күрсәтүләре  өчен  рәхмәт белдерде,  шулай  ук  Татарстанда  аграр  һөнәрләрнең абруен  күтәрә  торган  киңкүләмле  шундый  конкурсны  оештыруның  мөһимлеген  билгеләп  үтте.    

Шуны  әйтеп  кирәргә кирәк,  конкурс түбәндәге  10  номинация  буенча үткәрелде:  «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы  бухгалтер», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Татарстан Республикасы муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы  терлекчесе», «Татарстан Республикасы муниципаль районында селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы», «Иң яхшы  ветеринария табибы»,  «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре», «Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».

АПКның  иң яхшы  хезмәткәре  исемен алуга  конкурс 2020 елда  да  үткәреләчәк.    Үз эшен  яратып  эшләүче, укырга  һәм  үзенең һөнәри осталыгын  камилләштерергә омтылучы һәркемнең алдагы  Яңа  елда  да   җиңүче  булып  танылу    мөмкинлеге  бар!  

Язма һәм фото ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан алынды: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1643970.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев