Татарстанда фермада янгыннан 100 сыерны коткарганнар
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда фермада янгыннан 100 сыерны коткарганнар

Янгын 500 кв.метр мәйданга зыян китергән

Биектау районы Урта Алат авылында фермада янгын чыккан. Бу хакта бүген янгын сагының 101 номерына хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче, ферма хезмәткәрләре 100 баш мөгезле эре терлекне чыгарган.

Янгын 500 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгында зыян күрүче кешеләр булмаган.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев