Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Тугызбуй“ хезмәтчәннәре – беренчеләр рәтендә

Гел беренче сафларда булдылар

Быел Әгерҗе ит комбинатының игенчелек белән шөгыльләнүче “Тугызбуй“ агрофирмасы хезмәтчәннәре,  агросәнәгать юнәлешендә эшләүче башка хуҗалыклар белән чагыштырганда, гел беренче сафларда булдылар. Алар язын иң беренче булып бөртеклеләрне җир куенына иңдерделәр, ашлык кырларында да комбайн гөрелтесе иң беренче булып агрофирма карамагындагы басуларда ишетелә башлады. Көзге эшләрне дә тәүгеләр сафында төгәлләделәр. 

“Тугызбуй“да чәчү кампаниясенә старт 26 апрельдә үк бирелгән быел. Язгы культуралар – өч, көзгеләре бер мең гектар тәшкил иткән. Урып-җыю эшләрен дә башкаларга караганда ике атна алдан башлап, иртә төгәлләүгә ирештеләр алар. Уңдырышлылык та югары. Бер гектардан якынча 31,7  центнер бөртеклеләр җыйганнар. Чәчүлек орлыкны җитәрлек күләмдә Нарат, Үтәгән, Иске Эсләк, Кадыбаш ындыр табакларына сакланышка куйганнар.  

Авыл хезмәтчәннәре киләсе ел уңышына да үзвакытында нигез салганнар. Көзге культуралардан 300 гектарда рыжик, 1250 гектарда арыш чәчкәннәр. 

Әле кайчан гына рыжик безнең яклар өчен ят культура иде. Хәзер аны районда  берничә хуҗалыкның үстерү тәҗрибәсе бар. “Тугызбуй“да рыжикны узган ел 225 гектарда үстерсәләр, быел мәйданны тагын да арттырганнар. 

–    Әлеге майлы культура көздән чәчелүе белән генә түгел, төп культуралар уңышына кадәр иртәрәк җыеп алынуы белән дә отышлы, – ди агроном Илнур Әхмәдиев. 

Моның өстенә, ул табигать көйсезлегенә каршы торырга да сәләтле.

Бу хакта тулы язма "Әгерҗе хәбәрләре"нең 43нче санында басылып чыкты инде, укымый калмагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев