Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Тугызбуй” идарәчесе Илфат Ямалиев: Алдыбызда 4500 гектардан бөртеклеләрне җыю бурычы тора

Районда урып-җыю эшләре старт алды

Быел уракка узган елга караганда нәкъ өч атнага иртәрәк төштеләр. Моңа җәйнең коры һәм эссе килүе сәбәпче булды. Басуларда көздән чәчелгән арыш та, язгы культуралардан солы да өлгергән инде. 

Районда сирәк кенә яңгырлар явып үтсә дә, “Тугызбуй” агрофирмасы басуларында май аеннан – чәчү эшләре барган вакыттан бирле бер тамчы да яңгыр төшмәгән басулар күп булган. Бигрәк тә Үтәгән һәм Иске Эсләк кырлары зур зыян күргән. 

–    Чагыштыру өчен мин сезне Үтәгән басуына алып килдем, – ди идарәче Илфат Ямалиев. – Менә бу иң беренче – 21 апрельдә чәчкән арпа басуы. Аның янәшәсендә – бер атнадан соң бөртеклеләр җир куенына иңдерелгәне. Күргәнегезчә, аерма зур. Дым булу аркасында иртә чәчкәненең үсентеләре күтәрелеп китә, аның уңышы да бик начарга охшамаган. Ә соңрак чәчелгән арпа җире корылыктан ярылып беткән, аның уңышы бик түбән булачак. 

Ә басуларның бар таләпләрне үтәп эшкәртелгәне күренеп тора. Йөз процент катлаулы ашлама кертелгән, чүпкә, корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртелгән. 

–    Мондый чиста басулар районда бармак белән генә санарлык, – диделәр район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре дә. 

Әмма корылык аркасында алардан теләгән уңышны алып булмаячак.

–    Ничек кенә булса да, без урып-җыю эшләрен башкарып чыгарга тиеш. Алдыбызда 4500 гектардан бөртеклеләрне җыю бурычы тора, – ди Илфат Ямалиев.
Хәзерге вакытта бар көч арпа һәм көзге арыш басуларына юнәлтелгән. Бөртеклеләрне суктыруга җиде комбайн җәлеп ителгән. Ашлыкның дымлылыгы – 17 процент.

Иске Эсләк, Үтәгән авылларындагы складларда бөртеклеләрне чистарту оештырылган. Иң беренче агрофирмага көздән арыш, яздан башка культураларны чәчәр өчен орлык әзерлиләр. Калганын Арча икмәк кабул итү предприятиесенә озатачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев