Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Тугызбуй“ның алдынгы механизаторы гөрләп эшләгән вакытларны искә ала

Яшьлек дәрте ташып торган чак

“Тугызбуй“ агрофирмасы тракторчысы Илфәр ГАЙСИН урып-җыю чоры башланганнан бирле ашлык төяүдә эшли. Әлеге эш тәмамлануга аны басу-кырлар көтә. Ул да, бер төркем механизаторларга кушылып, туфрак эшкәртүне дәвам итәчәк. 

Илфәрнең хезмәт биографиясе 1989 елда район күчмә механикалаштырылган колоннаның Кадыбаштагы филиалында языла башлый. Сарапулда авыл хуҗалыгы техникумында укыганда “права“ алган, аннан соң армия хезмәтендә тагын да чыныгып кайткан егеткә өр-яңа МТЗ-82 тракторын ышанып тапшыралар. 

–    Көч, яшьлек дәрте ташып торган чак. Тракторда бик яратып эшли башладым, – дип искә ала ул елларны Илфәр. 

Мәхтүр Нуриев җитәкчелегендәге “Таң“ колхозына урнашкач та сынатмый егет. Иң көчле егәрлекле Т-150 тракторын иярли башлый. Шуннан бирле туган як кырларын ничә тапкыр иңләргә туры килгәндер аңа?! Кар эреп бетүгә туфрак эшкәртергә чыгып, аннан иген уңышы алу, терлек азыгы хәзерләү төгәлләнгәч кенә басудан кайта ул. 

–    “Таң“ колхозының гөрләп эшләгән вакытлары иде ул. Районда макталган, хөрмәтләнгән чорлар. Без – яшьләр дә иң тәҗрибәле, иң оста механизаторлар Ринат Гайфиев, Зөфәр Шәрипов, Зөфәр Мәҗитовка тиңләшеп эшләргә тырыштык, – ди Илфәр. 

Әмма заманалар үзгәреп, колхоз “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең III филиалына, ике ел элек “Тугызбуй“ агрофирмасына кертелсә дә, Илфәр Гайсинның вазифасы нәкъ элеккечә кала. Ул тракторда эшләвен дәвам итә. Быелгы урып-җыю чорында куйган тырышлыгын да мактап телгә алалар җитәкчеләр.

–    Кызу чорда вакыт белән исәпләшми эшләгәне, төгәллеге өчен рәхмәт Илфәргә, – ди директор Айрат Хәнәфиев. 

–    Иң мөһиме, хезмәт хакын вакытында алабыз. Ә бу – эшкә күңел үсүгә матур сәбәп, – ди алдынгы тракторчы. 

Илфәр – гаиләдә төпчек малай. Борынгыдан килгән гадәт буенча ул да төп йортта төпләнеп кала. Җәмәгате Мәдинә белән әти-әнисенә хөрмәт һәм тәрбия күрсәтеп яшиләр. 

–    Әти вафат инде. Ә әниебез янәшәбездә бик матур гомер көзе кичерә, – ди Илфәр. 

Фото И.Гайсинның гаилә архивыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев