Урак батырлары бүгенге көнгә кайда һәм күпме ашлык суктырган (ИСЕМЛЕК)
Урып-җыю көндәлеге
13 августка Әгерҗе районы кырларында 8500 гектарда (үтәлеш – 31 процент) урып-җыю эшләре башкарылган. “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырларында 4700 гектардан (29 процент) 12011 тонна бөртеклеләр суктырылган. Уртача уңдырышлылык – 25,5 центнер.
“Наҗар“ ширкәтендә 275 гектарда (36 процент) эш төгәлләнгән. Ындыр табагына 698 тонна ашлык кайткан. Уңдырышлылык – 25,4 процент.
“Сарсак-Омга“ ширкәтендә 689 гектардан (70 процент) 974 тонна бөртеклеләр җыелган. Уңдырышлылык – 19,3 центнер.
“Тугызбуй“ ширкәтендә 750 гектарда (15 процент) эш башкарылган. 1875 тонна ашлык җыелган. Уңдырышлылык 25 центнер тәшкил итә.
Фермер хуҗалыкларында һәм шәхси предприятиеләрдә 2068 гектардан (41 процент) 5100 тонна ашлык җыелган. Уңдырышлылык – 25 центнер.
Бүгенге көнгә “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте буенча урак батырлары:
Рәис Баһаветдинов – 532 тонна
Илдус Гыйльмугаянов – 514 тонна
Владимир Красильников – 505 тонна
Илшат Галләмов – 485 тонна
Әнис Кашапов - 456 тонна
Эрнест Ганиев - 440 тонна
Адиль Мәрданов - 423 тонна
Анатолий Трефилов - 389 тонна
Кирилл Михайлов - 375 тонна
Ренат Әхмәдишин - 352 тонна
Гадель Ягфаров - 350 тонна
Вячеслав Пастухов - 328 тонна
Илназ Хузин - 309 тонна
Раил Сизов - 277 тонна
Рөстәм Закиров - 225 тонна
Анатолий Самарин - 200 тонна
Вячеслав Чебаев - 125 тонна
Рамил Шәйдуллин - 113 тонна
Илшат Каиров - 92 тонна ашлык суктырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев