Урак батырлары бүгенге көнгә кайда һәм күпме ашлык суктырган (ИСЕМЛЕК)
Авыл хуҗалыгы

Урак батырлары бүгенге көнгә кайда һәм күпме ашлык суктырган (ИСЕМЛЕК)

Районда кызу урак өсте дәвам итә

24 августка 16464 гектарда (планга карата – 53 процент) бөртеклеләр җыеп алынган. “Сарсак-Омга“ хуҗалыгында – 79, “Наҗар“да – 71, “Тугызбуй“ агрофирмасында һәм фермерларда – 58әр, “Нәүрүз“ ширкәтендә барлык мәйданнарның 44 процентында эш төгәлләнгән. Уртача уңдырышлылык бер гектардан 27,6 центнер тәшкил итә.

Басу-кырларда көзге бодай – 821 (56 процент), арыш – 5877 (76 процент), арпа – 7322 (69 процент), солы – 1555 (74 процент), борчак 556 (100 процент) гектарда суктырылган.

УРАК БАТЫРЛАРЫ

Иң күп ашлык суктыручы комбайнчылар “Нәүрүз“ ширкәтендә:

Ислам Хуҗин – 1441 тонна.

Илшат Галләмов – 1247 тонна.

Илдус Гыйльмегаянов – 1084 тонна.

“Наҗар“ хуҗалыгында:

Нурулла Гыймазетдинов – 605 тонна.

Рөстәм Гыймазов – 533 тонна. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев