Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Житәкчеләр алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

Алар җир улларын эш урыннарына – басуга барып котладылар

Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев кырларыннан иң күп ашлык суктыручы комбайнчылар Ирек Бикиев һәм Айнур Усмановка Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырдылар. 

Ирекнең кыр корабын иярләвенә дистә еллар инде. Язын-көзен җир эшкәртүдә, чәчүдә эшли. Урып-җыю кампаниясе башлангач алтын бөртекләр суктыра. “Эшнең тәмен белә торган егет”, ди аның турында Марат. 

Айнур фермер кырларыннан әле беренче елын гына игеннәрне җыеп алуда катнаша. Ул да сынатмый. Төгәл, тырыш, җир эшен белә торган егет, диләр аның турында да.

Хәзер комбайнчылар фермерның рапс кырларында эшлиләр. 

-    Урып-җыю ахырына якынлаша. Көннәр кояшлы торса, бу атнада эш төгәлләнәчәк, - ди МаратМөхәммәдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев