85 яшен тутырган Мөнҗия Халимова сәхнәгә тәүге тапкыр чыккан вакытны сөйләде
Үзешчән сәнгать аның икенче тормышына әверелә
Исәнбайда яшәүче сәхнә ветераны Мөнҗия апа Халимовага бу көннәрдә 85 яшь тулды. Кунып сайрар талын үз җирендә тапкан, авылда туып, үсеп, яшәп балачакта откан тургай җырларын, сандугачның сихри моңнарын, чишмәдәй челтерәгән тавыш-аһәңне тирән картлыгына кереп барганда да җуймаган, шаянлыгын, тапкырлыгын, зиһенен, җор телен саклый алган авылдашын котлап якташ язучыбыз Әлфирә Низамова бик матур язма белән уртаклаша.
"Ярты гасырдан артык гомерен авылыбыз сәхнәсендә, алай гына да түгел, төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә җырлап, тамашачы алкышларына күмелеп яшәгән сәхнәдәшебез ул! Гади генә итеп әйткәндә, якты, яхшы күңелле кеше!
Җаннарны җылытып, яшәргә илаһи көч алып, күңелләрне нурга төреп, картлыкның нинди матур, көнләштерерлек яклары да бар икәнен күреп кайттык без Мөнҗия апа яныннан. Бүгенге көндә авылым мәдәниятен җитәкләүче Алсу Йосыпова, Өлфәт Тукманов, күршесе Зөлфия Муллина һәм дә мин Мөнҗия апа Халимовада кунакта булдык. Рәхәтләнеп сөйләштек , серләштек, хатирәләр яңарттык...
"Беренче җырым - "Салкын чишмә" не беренче сыйныфта җырладым. Ә 11 яшемдә сәхнәдә "Ун бәбкә" җырын башкардым"- ди сәхнә ветераны. Аның шул җырларны безгә җырлап күрсәтүе таң калдырды. Хәтере әле! Күзләр тимәсен! Менә шул еллардан бирле авылдашым аулак өйләрнең, су буе уеннарының үзәгендә кайный. Кечкенә генә авыл клубының сәхнәләрен үз моңына күмә... Нинди генә баянчылар белән җырламый ул?! Рәис Сираев, Герман Танаев , Фәрит Әхмәдиев, Мөхәмәтнур Саликов... Үзешчән сәнгать аның икенче тормышына әверелә...
Үткәннәрнең иң яхшысын, иң нурлысын алып, җыр биштәренә салып, яңа, заманча җиткерелгән мәдәният йорты сәхнәләренә дә менде Мөнҗия апа, "Өмет" ансамблендә дә җырлады... Сәнгать җитәкчесе Өлфәт Тукмановка кушылып җырлавына да егерме елдан артык вакыт үткән. Үзем эшләгән елларда гына да үзешчән сәнгатьтәгеләр тырышлыгы белән күпме җиңүләр яуладык! Рәхмәтләр яусын!
Сөбханаллаһ! Мөнҗия апаның тавышы бүген дә искиткеч! Күңеле күтәренке, сөйләшүе көр, зарлануны белми, елмая гына... Һәм... җыр суза... "Уйна гармун, уйна!"... Уйнады, әлбәттә! Чын мәдәният хезмәткәре, баянчы олы, хөрмәтле җырчы янына баянсыз киләме соң инде?! Ишектән үк "Уфтанма!" җырын уйнап, җырлап килеп керделәр бит алар. Иң җылы, күзләрне дымландырган мизгелләр булды ул! Өлкәннәрнең күңел кылы бииик нечкә шул!
Уйланылган, фантазия эшкә җигелгән! Мәдәният хезмәткәре шундый булырга тиеш тә инде! Уңышлар сезгә! Сөендерүегез сөенечкә ялгансын!
Мөнҗия апа Халимованы исә гомеренең түгәрәк бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, якыннарының исән-саулыгын, хәерле гомерләр телибез. Очрашу мизгеленә Әгерҗедән кайтып җиткән кызы-киявенә, туганы урынына якын итүче күршесе, сәхнәдәшебез Зөлфия Муллинага рәхмәтләребезне юллыйбыз" - дип уртаклаша юбиляр турында Әлфирә Низамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев