Абыйлы-энеле Илнар, Илназ Мөстәхимовлар: «Шәһәрдә үссәк тә, без – авыл малайлары»
Эшсөяр яшьләр
Абыйлы-энеле Илнар, Илназ МӨСТӘХИМОВлар – Әгерҗе егетләре. Шәһәрдә үссәләр дә, тулы канлы авыл тормышы белән яшиләр. Аларны – әтиләре Илшат, ә аны әтисе Рафаэль һәм Исәнбайда гомер кичергән бабасы Газиз шулай тәрбияләгән.
ИҢ БЕРЕНЧЕ – ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ
Илшатның һәр каникулы әнисе Хәнифә апаның туган авылы Исәнбайда уза. 70-80нче елларда районда алдынгы механизатор, комбайнчы булып танылган Газиз бабасыннан күп нәрсәгә өйрәнә ул. Җитмеш төрле һөнәр иясе булган әтисе Рафаэль дә ике кыздан соң туган улы Илшатны кечкенәдән эшкә өйрәтә.
– Тугыз яшемдә әнкәйнең энесе Зәниф абыйга ияреп комбайнда эшли башладым. Үзем кечкенә, ябык кына бер малай булсам да, үҗәтлегем көчле иде, – ди Илшат.
Зәниф Гыйльфанов та күп еллар “Рассвет“ колхозында, аннан агрофирмада алдынгы комбайнчы дигән исемне горур йөртте. Ул әле дә энеләре өчен остаз булып тора.
Авыл җанлы Илшат Әгерҗедәге 105нче училищеда тракторчылыкка укыды. Өйләнеп, хатыны Люция белән дүрт балага – Илнар, Илназ, игезәк кызлар Азалия, Альмирага гомер бүләк иттеләр.
Илшат та нәкъ бабай-әтисе кебек балаларына иң беренче хезмәт тәрбиясе бирергә тырыша. Аннан соң аларның туган татар телләрендә сөйләшүләрен таләп итеп куя. Күз тимәсен, балалар шәһәр тормышында кайнап үсүләренә карамастан, саф татарча сөйләшәләр һәм бер эштән дә курыкмый үсәләр.
КИЛӘЧӘГЕН АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ БЕЛӘН БӘЙЛИ
Илшат энесе Илнур белән Әгерҗедә фермерлык хуҗалыгы ачкач, 10 яшьтә генә булса да, Илнар әтисенең уң кулына әйләнә. “Нива“ комбайнында башта аның ярдәмчесе булып йөрсә, бер-ике елдан комбайн штурвалы артына үзе утыра.
– Менә шул чакта җәйрәп яткан иген кырларын ярата башлаганмындыр мин, – ди ул. – Үсмер чактан тракторга утырып җир эшкәртсәм дә, печән әзерләүдә катнашсам да, комбайнда эшләү ныграк ошады миңа. Комбайнның ашлык суктырып баруы, бөртекләрнең шыбырдап коелуы, аны буштау күренешләре бик матур һәм аны күпме генә күзәтсәң дә туеп булмый, – ди Илнар.
Кырларга мәхәббәте киләчәк язмышын хәл итүдә дә мөһим роль уйный. Илнар 1нче гимназияне тәмамлагач Казанга – аграр университетка укырга керә. Быел магистратураның икенче курсына бара. Белгечлеге буенча – инженер.
Илназ да нәкъ абыйсы кебек авыл җанлы. Быел 9 сыйныфны тәмамлаган. Физика, математика, информатика фәннәрен “үлеп“ ярата. Үзалдына 11 сыйныфны тәмамларга дигән максат куйган. Аннан соң абыйсы кебек аграр университетка юл алырга тели. Илнардан аермалы буларак, Илназга төрле техникада эшләү ошый. Трактор белән җир эшкәртү дә, печән чабу да...
– Хуҗалыгыбызда бөтен төр техника һәм тагылма агрегатлар бар. Без аларның һәрберсен күп тапкырлар сүтеп җыеп карадык инде, – дип көлә Илназ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев