Әгерҗе районы бер сыердан сөт саву күләме буенча республикада җиденче урынга күтәрелде
Авыл тормышы

Әгерҗе районы бер сыердан сөт саву күләме буенча республикада җиденче урынга күтәрелде

Бу – рекордлы күрсәткеч

Әгерҗе районы бер сыердан сөт саву күләме буенча республикада җиденче урынга күтәрелде. Бу – рекордлы күрсәткеч.

Район хуҗалыкларында тәүлеклек сөт саву күләме 74,9 тонна тәшкил итсә, бу – бер сыердан 28,6 кило дигән сүз. Иң күп сөт “Нәүрүз” ширкәте мегафермасында савыла. Анда тәүлек саен 56,6 тонна сөт хөкүмәткә тапшырыла. Узган елга караганда, 22,2 тоннага күбрәк.

“Наҗар” хуҗалыгында 3,9 тонна сөт савалар. Күрсәткеч – узган елгы дәрәҗәдә. Сарсак-Омгада Илнур Сәетов фермерлык хуҗалыгында тәүлек саен 8,8 тонна сөт савыла. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 5,5 тоннага күбрәк.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев