Әгерҗе районында 84 яшьлек Гайникамал әби Хуҗина бер көн дә калдырмый маскировка сеткалары үрүдә катнаша
Авыл тормышы

Әгерҗе районында 84 яшьлек Гайникамал әби Хуҗина бер көн дә калдырмый маскировка сеткалары үрүдә катнаша

Йөрәк кушуы буенча

Барҗы-Умгадан 84 яшьлек Гайникамал әби ХУҖИНА махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм итү йөзеннән һәр көнне авыл  клубына йөреп маскировка сеткалары үрүдә катнаша. 

–    Сугыш чоры баласы буларак, бик күп авырлыклар күреп үстем. Әти фронт кырларында ил азатлыгы өчен көрәште. Без – алты бала әни җилкәсендә булдык. Шуңа күрә уфалла арбасын сабый чактан тартырга туры килде, – ди Гайникамал апа уфтанып. 

Украинада махсус хәрби операция башлангач та, ул илебез иминлеге өчен көрәшүче егетләргә ярдәм итү теләге белән яна башлый. 

–    Үзебезнең дә бер туганыбыз хәзерге вакытта контракт нигезендә махсус хәрби операциядә катнаша. Кул-аякларым йөргәндә башкалар белән беррәттән аның кебек кыю егетләребезгә ярдәм күрсәтергә телим. Аларның туган якларыбызга исән-сау кайтуларын, ил-көннәребезгә тынычлык теләп дога кылам, – ди Барҗы-Умганың иң өлкән яшьтәге Ак әбисе Гайникамал әби Хуҗина. 

84 яшьлек Гайникамал Хуҗина (алгы планда) һәм 74 яшьлек Суфия Тимергазина игелекле эштән читтә калмыйлар. / М.Ягъфәрова фотосы
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев