Җырлый-җырлый Сабан туена бүләк җыялар
Кояшлы матур көндә Уразай авылында милли киемнәр кигән Салагыш авыл җирлеге Советы, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артистлар, Дамир Муллахмәтов гармунда уйнаган көйләргә кушылып җырлап, авыл буйлап уздылар.
Бүләк җыючыдарны һәр өйдә сөенеп каршы алдылар. Колгаларга сөлгеләр бәйләнде, чиләк-кәрзиннәргә йомыркалар салынды. Бүләк тапшыручылар да күмәк биюләргә кушылдылар. Хәтта 90 яшьлек Асия апа да тыныч кына тора алмады, рәхәтләнеп биеде.
"Әле Сабан туенда да биергә исәбем бар", диде өлкән яшьтәге Асия апа. Галия апа бүләктән тыш тәмле кәнфитләр дә өләшеп чыкты.
- Элек бала-чагаларга кәнфит тарата идек. Кызганыч, балалар юк инде. Күчтәнәчем сезгә булсын, - диде ул.
Шулай итеп, Уразай авылы урамнары җыр-моңга күмелде бүген.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев