«Аллаһ ризалыгы өчен»: Тирсәдә Корбан гаетен ничек каршы алалар
Корбан аша Аллаһыга якынаябыз
«Мөселман дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен ел саен көтеп алабыз. Парлап мәчеткә бару, корбан чалу, табын корып күршеләр, туганнар белән чәй эчү – болар барысы да олуг бәйрәмнең күркәм мизгелләре», – диләр Тирсәдән Габдулла–Гүзәлия МИННӘХМӘТОВлар.
АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫ ӨЧЕН
– Гаиләбездә корбанны ел саен чалырга тырышабыз. Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен бер мөмкинлек бит ул. Итенең бер өлешен ялгыз әби-бабайларга, бер өлешен туганнарга таратабыз, бер өлешен үзебезгә калдырабыз. Аш иткән чакларда күбрәк өлеше үзебезгә кала. Башка кардәшләремнең үтенече буенча аларга да малларын чалып та, кирәк икән эшкәртеп, бүлгәләп тә бирәм. Бу эшне Аллаһ ризалыгы өчен башкарам, – ди Габдулла абый. – Менә быел да алдан ук әйтеп куючылар бар инде. Раббыбыз гомерне биреп, алдагы елларда да кардәшләремә изге ниятләрен тормышка ашыруда ярдәм итәргә язсын иде.
Дистә елга якын тагын бер саваплы да, авыр да, җаваплы да гамәл башкара ул: мәетне тиешле йолаларга туры китереп пакьләп соңгы юлга озатуда катнаша.
– Дин юлына килүемә дә шушы гамәл төп сәбәпче булды дисәм дә, ялгышмам. Мәет юарга әйттеләр дә, мин каршы килмәдем. Акрынлап Коръән аятьләре, догалар өйрәндем. Бу яклап җәмәгатем Гүзәлиягә дә рәхмәт: кирәкле гыйлемнәрне үзләштерүдә аның да ярдәме зур булды, – ди Габдулла абый.
Ураза да тота, изге айда биш вакыт намаз да укый. Рамазан ае дәвамында мәчеткә Коръән укырга йөрдем, ди. Мәчет манарасыннан чиратлап азан әйтү гамәлен дә бик теләп башкара.
– Диндә булуыбыз – зур бәхет. Җомга көннәрендә дә мәчеткә бергәләп йөрибез. Тәрбияви вәгазьләр тыңлау, кардәшләребез белән күрешү – болар барысы да күңелгә әйтеп бетерә алмастай рәхәтлек бирә, – дип кушыла Гүзәлия апа.
Аның да дингә килүенә байтак еллар узган инде. Башта үзлегеннән дини белем алса, аннан гыйлемнәрен мәчеткә йөреп камилләштергән.
– Изге йортыбызда узган өмәләрдә дә бик теләп катнашам. Бу да – үзе бер савап бит, – дип фикер йөртә.
Күп кенә кардәшләре кебек, махсус хәрби операция хәрбиләренә маскировка челтәре үрү кебек мөһим эштән дә читтә калмый.
ҺӘРКЕМГӘ ИГЪТИБАРЛЫ, ИХТИРАМЛЫ
– Динебез күршеләр, туганнар белән дус-тату яшәүне хуплый. Урамыбызда яшәүчеләр белән бик яхшы мөнәсәбәттә яшәвебезгә сөенәбез. Кайткан туганнарыбызга да ишекләребез һәрчак ачык. Яңавылда яшәүче кызыбыз Гөлназ, Ижаудагы кызыбыз Гөлнур гаиләләрен дә сагынып көтеп алабыз, – диләр.
– Аларның кешелеклелегенә, киң күңеллелегенә яши-яши сокланам. Операция ясатырга киткәндә хуҗалыгыбызны карап торырга да берсүзсез ризалаштылар. Хастаханәдән кайткач та һәрдаим хәлемне белешеп торалар. Гомумән, миңа карата гына түгел, һәркемгә шулай игътибарлы һәм ихтирамлы алар. Үзара мөнәсәбәтләре дә һәркемгә үрнәк, – ди күршеләре Ләйсирә апа Нәфыйкова.
Габдулла абый тумышы белән Югары Барҗыдан булса, Гүзәлия апа Яңавылда туып-үскән. 1983 елдан бирле Тирсәдә яшиләр.
– Тирсә дә туган авыл кебек күңелгә якын хәзер. Авылны да яратабыз, халкын да хөрмәт итәбез, – диләр алар үзләре.
КҮРКӘМ КҮРЕНЕШ
– Корбан гаете көнне йокыдан иртүк торабыз. Мин мәчеткә иртәрәк китәм. Чөнки һәр урамнан тәкъбир әйтеп барабыз. Аннан кардәшләребез белән мәчетебез янында очрашып, күмәкләп әйтәбез. Монысы – үзе бер күркәм күренеш, – ди Габдулла абый.
– Мин дә мәчеткә барам. Аннан кайткач камыр ризыклары пешерәм, табын әзерлим, – ди Гүзәлия апа. – Бәйрәм көннәрендә кунаклар сыйларга яратабыз, хәл белешәбез.
Әнә шулай, Корбан гаетен һәм башка дини бәйрәмнәрне зурлап, кардәшләребезне хөрмәт итеп яшәүләре белән бәхетле алар бүген. Шулар барысы бергә тормышыбызны бәрәкәтле дә, имин дә итә, диләр.
Дания АБЗАЛИЕВА
Игътибар!
Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, 27 май – Корбан бәйрәме көнне Әгерҗенең «Нур» һәм «Хәсән» мәчетләрендә 02.00 сәгатьтә – иртәнге намаз, 02.30 – Коръән уку, дога кылу, 03.00 – гает вәгазе, 03.30 – гает намазы һәм хөтбәсе укыла.
Авыл мәчетләрендә гает намазын уку вакытын имамнардан белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев