Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Алсу–Рәйзил Низамбиевлар: “Авылда баш күтәреп яшәп булмый”

Эш сөйгәнне ил сөя

“Авылда баш күтәреп яшәп булмый”, –  диләр Көчектән Алсу–Рәйзил НИЗАМБИЕВлар. Авыл җирендә эшнең күп булганлыгына ишарәләп әйтүләре аларның. 

Низамбиеавларның ишегалдына килеп керү белән кош-кортның күплегенә игътибар итәсең. Күркә, казлар, тавык-чебешләр... Кара көзгә кереп барсак та, тавык иярткән кечкенә чебешләр дә күренә. 

–    Безнең элек-электән кош-корт күп булды. Җитмешләп үрдәк бәбкәсе чыккан чаклар да бар иде. Хәзер дә тавыкларыбыз җәй буе диярлек качып чебеш чыгаралар. Әнә, узган ел көзен үз тавыкларыбыз чыгарган 37 әтәч кенә суйдым, – дип сөйли Рәйзил. – Кош-корт арасында әни кайнашырга ярата, ә Алсу белән мин күбрәк эре малны карыйбыз. 

Маллар дигәннән, абзарларында тана-сыерлар да, үгезләр дә, бозаулар да бар.

–    Авылда яшәгәч, хайван асрамыйча булмый. Итен сатып та бераз керем алабыз. Әмма быел бик авырга туры килә. Чөнки ашлык бәясе ике тапкырга диярлек үсте.  Ә менә сөт бәясе үзгәрешсез калды, – дип дәвам итә хуҗа. 
Элеккерәк елларда сөт һәм сөт ризыкларын Әгерҗегә, Ижауга сатарга йөрсәләр, хәзер литрын 20,50 сумнан сөт җыючы Ринас Гобәйдуллинга тапшыралар.  

–    Сөт бәясе түбән булганга без Ринасны гына гаепләмибез. Аны ил күләмендә үзгәртергә кирәк, – диләр.

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев