Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Әниле-уллы Эльмира һәм Данияр агачка яндырып бизәк төшерәләр

- Бу күптәнге хыялым булса да, аны берничә ай элек кенә тормышка ашыра башладым, – ди Эльмира

Кичкетаңда яшәүче әниле-уллы Эльмира һәм Данияр ҖИҺАНГӘРӘЕВлар үзләре өчен яңа төр шөгыль белән мавыга башлаганнар. Алар агачка яндырып бизәк төшерәләр.

–    Бу күптәнге хыялым булса да, аны берничә ай элек кенә тормышка ашыра башладым, – ди Эльмира.

Аның өчен такталар, яндыру аппараты, махсус төсле буяулар сатып алган. Ә рәсемнәрне интернеттан сайлый икән.

–    Үзем шөгыльләнә башлагач бу эшкә төпчек улыбыз Даниярны да тарттым. Ул Алабугада махсус мәктәптә укый. Ялларга, бәйрәмнәргә авылга кайта. Кичләрен әлеге шөгыль белән мавыкканда икебез дә ял итәбез, рухи канәгатьлек хисе алабыз, – ди Эльмира.

Ул үзе агачка чәчәкләр төшерергә ярата. Ә Даниярга хайваннар, җәнлекләр, кошлар, техника ошый.

Аның туган авылына икенче кайтуында иҗат җимешләрен буярга да планлаштырлар.

–    Әзер бизәкләрдән үзем эшли торган Мәдәният йортында почмак булдыру турында да хыялланам, – ди Эльмира. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев