Армиядән кайткан егетләр урак кампаниясендә эшли
Илүс Галимов һәм Булат Гыйниятов бергәләп чит ил комбайнын иярлиләр
“Нәүрүз” ширкәтендә урак кампаниясендә тәҗрибәле комбайнчылар белән бергә яшьләрнең күп булуы да сөендерә.
Алар арасында Көчек авылыннан Булат Гыйниятов белән Илүс Галимов та бар. Егетләр мәктәптән соң төрле уку йортларын тәмамлаганнар. Икесе дә хәрби хезмәт бурычларын үтәгәннәр. Илүс Калининград өлкәсендә элемтәче булып хезмәт иткән. Армиядән көз көне кайткан. Булат Мәскәүдә Росгвардия гаскәрләрендә хезмәт итүе белән горурлана. Аны әле туган якларда бер ай элек кенә каршы алганнар.
– Армия безне тагын да чыныктырды, – диләр егетләр.
Алар, армиягә кадәр дә комбайнчы булып эшләп, тәҗрибә туплаганнар инде.
– Узган урак чорында катнаша алмасак та, аның барышы белән гел кызыксынып тордык, – дип елмаялар.
Егетләр кыр корабын үзләре ремонтлаганнар. Басуга иң беренчеләрдән булып чыкканнар.
– Кырда эшләүне сагындык. Уракта бер-беребезгә терәк булып, өлкән комбайнчылардан үрнәк алып сынатмыйча эшләргә язсын, – ди Булат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев