Авыл җирлекләрендәге җыеннарга старт Кырындыда бирелде
Кырынды авыл җирлегенә керүче дүрт авылда да узган ел үзара салым программасы буенча шактый эшләр башкарылган
Кырынды авыл җирлегенә керүче дүрт авылда да узган ел үзара салым программасы буенча шактый эшләр башкарылган. Авылларны төзек тотуда халыкның да тырышлыгы зур.
2022 елда җирлектә кеше башыннан 300әр сум үзара салым җыелып, Хөкүмәт бер сумга 4 сум өстәгәннән соң барлыгы 502 мең сум булган. Ул акчага Еленовский авылында карт агачларны кискәннәр, Хор.Ключта су башнясын койма белән әйләндереп алганнар, Кырындыда су насосы, җирлекнең Беларус тракторына ягулык-майлау материаллары сатып алганнар. Узган ел Кырындыда “Чиста су” дәүләт программасы буенча яңа су линиясе барлыкка килгән. Үзара салым акчаларының да бер өлеше әлеге эшләргә тотылган.
Авыл башлыгы Альберт Нәфыйков җыенда катнашучыларның быел җирлектәге балигъ булган һәр кешедән (искәрмәләр бар, мәсәлән, 80 яшен узган ялгыз өлкәннәрдән, студентлардан һәм башкалардан салым җыелмый) 500әр сум акча җыелачагын һәм аларның нинди максатларда тотылачагын да хәбәр итте.
– Ел дәвамында авылдашлар ярдәме белән җирлегебез территориясендә чистарту өмәләре дә күп узды, – диде җирлек башлыгы рәхмәтле булып.
Алты зиратта өмәләр оештырылган, юл буйларын, Кырындыдагы чишмәнең тирә-юнен чистартуда да халык актив булган. Шунысы да мәгълүм булсын, быел үзара салым акчаларының бер өлешенә кырындылыларның күбесе эчәр өчен файдалана торган әлеге чишмәне төзекләндерүне дәвам итәчәкләр.
– Әмма борчыган мәсьәлә дә бар. Январь аеннан чүп машинасы авылларга атна саен килә. Хәзер халык арасында чүпне кая куйыйм икән дигән проблема бөтенләй булырга тиеш түгел. Шунлыктан көнкүреш калдыкларын теләсә кая ташлап чүп өемнәре булдырмасак иде, – дип мөрәҗәгать итте Альберт Алмарис улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев