Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашулар яңа форматта уза

Өйдән чыкмыйча гына

Короновирус инфекциясенең таралуын кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә, Әгерҗе районы (бүлек хокукларында) клиент хезмәте озак тәнәфестән соң, яңа форматта, Zoom аша авыл җирлекләре халкы белән очрашулар үткәрүне дәвам итә.

7 августта Әгерҗе районы (бүлек хокукларында) клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Айрат Җиһангәрәев Тирсә, Исәнбай, Шаршада авыллары халкының сорауларына җавап бирде.

Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр пенсияләрне яңадан исәпләү, пенсияләрне рәсмиләштерү тәртибе, пенсиягә чыгу вакыты, пенсия тупланмалары акчаларын түләү буенча сораулар бирделәр.

Клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары гражданнарны пенсия фонды хезмәтләреннән, өйдән чыкмыйча гына, РФ Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша файдаланырга чакырды. Авыл халкы өчен мондый очрашулар-аларны кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлеге. Пенсия фонды вәкилләре белән очрашулар даими рәвештә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев