Авыл халкын бушлай орлык белән тәэмин итәләр
700 кило суган, 20 кило кишер, 20 кило чөгендер орлыгы безнең районга да кайтып җиткән
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән менә инде тугызынчы ел рәттән авылларда яшәүчеләрне бушлай орлык белән тәэмин итү программасы эшләп килә.
700 кило суган, 20 кило кишер, 20 кило чөгендер орлыгы безнең районга да кайтып җиткән. Аны тарату белән район кулланучылар җәмгыяте шөгыльләнә.
– Бу көннәрдә авыл җирлекләре Советлары актив рәвештә орлыкларны алып китәләр. Һәм аларны яшәүчеләр санына карап үзләрендә өләшәләр, – ди җәмгыять җитәкчесе Рөстәм Ваһапов.
Орлыкларны мәктәп яны участокларына утырту өчен район мәгариф һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә өләшү өчен халыкны социаль яклау идарәләренә дә бирү каралган.
– Орлыклар сыйфатлы. Алар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының орлыкчылык инспекциясе белгечләре тарафыннан җитди тикшерү үткән, сертификацияләре бар, – ди Рөстәм Раил улы.
Май аенда халыкка кәбестә үсентеләре тарату да планлаштырыла.
– Шунысын да әйтергә кирәк, үстергән уңышын авыл халкы үзендә калдыра, ә артыгын көз көне кулай бәядән район кулланучылар җәмгыятенең хәзерләүләр конторасына тапшыра ала. Без аларны ярминкәләрдә шәһәр халкына тәкъдим итәчәкбез, – ди җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев