Авылда кызу эш өсте
Ә сез бәрәңге утырттыгызмы әле?
Көчектә яшәүче “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының актив хәбәрчесе Тәскирә Хуҗина кичә бәрәңге утыртулары турында хәбәр итте.
“Май аеның җылы көннәрендә авыл халкы бәрәңге утырту белән мәшгуль. Хәзер кулга көрәк алып утыртучылар аздыр, мөгаен. Техника заманасы бит. Яшь барган саен кул хезмәтен киметергә тырышабыз”, – диде ул.
Икенче икмәкне утыртып кына калмаганнар, шигырь дә иҗат итеп куйган.
Бәрәңге утырттык, дуслар,
Рәхәтләнеп, ял итеп.
Утырдык та утырткычка
Бик җайлап, рәхәт итеп.
“Егерме бер, егерме ике”, –
Шулай санап салабыз.
Бер-беребезне күрмичә,
Бик җитди кыланабыз!
Тракторчы акрын гына
Алга бара тарттырып.
Төп-төз булып җир өстендә
Эзләр кала сызылып.
Менә шулай җайлап кына
Бәрәңге утыртабыз.
Үссен, уңсын, бәрәңгене
Без бик тә яратабыз.
Утырткан җирдә җеп кебек
Буразналар тезелә.
Тик хезмәт кешесе генә
Җирнең кадерен белә.
Тәскирә ХУҖИНА
Көчек авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев