Авылда – печән өсте
Яратасызмы, дуслар, печән өстен?
Хәер, хәзер печән хәзерләү элекке кебекмени ул, диярсез... Трактор чаба, әйләндерә, рулонлый, төяп алып кайта, түбәгә күтәрә.
Ә менә элек печән өсте чын газапка тиң иде.
Әйдәгез, Иж-Бубыйда яшәүче Рәзилә ХӘМИДУЛЛИНАның печән өсте турында язган язмасын укыйк әле.
Бүлеп бирерлек печәнлек җирләре булмагач кем каян булдыра ала шуннан хәстәрләде печәнне. Әткәй белән мотоциклда барып, ул чапкан печәнне алып, дөрес итеп салып, таптап торучы ролендә идем мин. Хуш исле печәнне капка төбенә алып кайткач ишегалдына таратып көн озыны шуны болгатып киптерә идек. Ул түбәдә тору – үзе бер вакыйга... Бер дә сагына торган түгел! Үзеңнән дә озын сәнәк белән астан биргән печәнне көчең җитсә дә, җитмәсә дә каерып аласың, печән вагы күзләргә, борыннарга тула, бөтен тәнне кычыттыра, булдыра алганча тыгызлаган буласың инде... Әмма әнкәй менеп: “Әй, әле монда урын! – дип яңабаштан тыгызлагач, түбәдә шактый гына урын барлыкка килә иде. Тирләп-пешкән, тузанга баткан килеш су коенырга төшеп китә идек. Анда инде яңадан тугандай буласың.
Кышлык печән ул безнең малларга десерт кебек иде, күбрәк борчак, бодай саламы әзерләде халык. Башак ясап бирә идек бит әле. Анысы тагын бер ритуал: салам өстенә шаулап торган кайнар суны сибеп пешеклисең дә, аннары он сибеп болгатасың. Махсус таягы бар иде. Утлык төбендә иде ул таякның урыны.
Эшләп үстек, хатирәләр яңартырлык истәлекләребез күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев