Авылларда аю балалары күренә башлаган
Әнисен браконьерлар үтергән
Аю Башкортстандагы Зилаер районының Кананикольское авылына килгән.
«Авыл утлары» газетасы хәбәр иткәнчә, аю хәлсез булып чыккан, тик үз янына беркемне дә якын җибәрмәгән. Хайванны көч-хәл белән тота алганнар.
"Хәзер кунакчыл хуҗалар нәрсә эшләргә икәнлеген хәл итә. Күрәсең, аюның әнисен браконьерлар үтергән һәм ул ялгызы калган», - диелә хәбәрдә.
Элегрәк, 22 апрельдә, Караидел районында бер аю транспорт компаниясе хезмәткәренә һөҗүм иткән иде. Анда, кайбер мәгълүматларга караганда, ике хезмәткәр аюны күрү өчен машинадан чыккан булган, дип яза "Кызыл таң" сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев