Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Авылларда һәм Әгерҗедә шәхси хуҗалыкларны үстерергә ярдәм итү өчен халык белән очрашулар уздыралар

Җитәкчеләр һәм белгечләр очрашулар вакытында Хөкүмәт программалары, аларның отышлылыгы турында аңлату эшләре алып баралар.

Район башлыгы Валерий Макаров авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре, авыл башлыклары алдына Әгерҗедә һәм авылларда теләге булган һәркемгә шәхси хуҗалыкны (ЛПХ) үстерергә ярдәм итүче һәм өстәмә керем алу мөмкинлеге тудыручы программаларда катнашуда булышуны бурыч итеп куйды.
Шул уңайдан районда эшче төркемнәр оештырылды. Әлеге төркемнәргә җитәкчеләр һәм ярдәмчеләр билгеләнде. Алар, үзләренә билгеләнгән зоналарда халык белән очрашулар уздырып, әлеге программалар, аларның әһәмияте һәм файдасы турында халыкка аңлату эшләре алып барачаклар һәм теләге булган һәркемгә аларда катнашу өчен ярдәм кулы сузачаклар. Менә алар:
ДЕВЯТЕРНЯ зонасы: Девятерня, Исәнбай, Иске Эсләк, Кадыбаш авыл җирлекләре. Җитәкчесе – район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов. Очрашу бүген узды. Анда Валерий Владимирович үзе һәм аның командасы катнашты. Тугызбуй зонасыннан килгән халыкка өстенлекле программалар – мини-ферма төзү, буаз тана, кош-корт сатып алу, сыер-кәҗәләр асраучылар өчен тәгаенләнгән һәм “Агростартап“ программасы хакында бәян ителде. Халык сорауларына җаваплар бирелде.

Очрашулар дәвам итә.
КРАСНЫЙ БОР зонасы: Красный бор, Бима, Күләгәш, Азево авыл җирлекләре, Җитәкчесе – район башкарма комитетының административ комиссия рәисе Рафаэль Ниязов. Җыелыш 17 мартта сәгать 12дә Пеләмеш клубында була.
САЛАГЫШ зонасы: Салагыш, Иске Чекалда, Кадрәк, Шаршады авыл җирлекләре. Җитәкчесе – район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин. Халык белән очрашу 18 март
та сәгать 10га Салагыш Мәдәният йортында билгеләнгән.
КИЧКЕТАҢ зонасы: Кичкетаң, Кырынды, Көчек, Яңа Бәзәкә авыл җирлекләре. Җитәкчесе –
районның контроль-исәп паласы рәисе Валерий Сутягин. Халыкны 20 мартта сәгать 10га Көчек Мәдәният йортына көтәләр.
ӘГЕРҖЕ зонасы: Тәбәрле, Сарсак-Омга, Тирсә, Кодаш, Иж-Бубый авыл җирлекләре. Җитәкчесе – район финанс бүлеге начальнигы Альфред Бадахшин. Җыелыш 19 мартта сәгать 10да Тирсә Мәдәният йортында уза.
ӘГЕРҖЕ шәһәре: әлеге зонага Әгерҗе шәһәре керә. Җитәкчесе – «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин. Халык белән очрашу 23 мартта 15 сәгатьтә район хакимияте бинасында уза. Әгерҗедә җыелышка килергә һәм әлеге программаларда катнашырга теләге булган һәркемгә 24242 телефонына шалтыратып белешмә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев