Авылларда – печән өсте
Июль башы авылларда печән өсте гөрләгән чаклар иде
Әткәйләрнең чалгы белән каерылып-каерылып печән чап каннары, әнкәйләр белән бергәләп аны әйләндереп чүмәләгә салулар – бүгенгедәй хәтердә.
Газета укучыларыбыз да, нәкъ шул вакытларны искә алып, хатирәләре белән бүлешәләр.
Бүлеп бирерлек печәнлек җирләре булмагач кем каян булдыра ала шуннан хәстәрләде печәнне.
Болынга әткәй белән мотоциклда бара идем. Мин, ул чапкан печәнне алып, дөрес итеп салып, таптап торучы ролендә булдым. Хуш исле печәнне алып кайткач, ишегалдына таратып көн озыны шуны болгатып киптерә идек. Түбәдә тору – үзе бер вакыйга... Үзеңнән дә озын сәнәк белән астан биргән печәнне көчең җитсә дә, җитмәсә дә каерып аласың. Аның вагы күзләргә, борыннарга тула, бөтен тәнне кычыттыра... Булдыра алганча тыгызлаган буласың инде… Әмма әнкәй түбәгә менеп: “Әй, әле монда бушлык!” – дип яңабаштан тыгызлагач, түбәдә шактый гына урын барлыкка килә. Тирләп пешкән, тузанга баткан килеш су коенырга төшеп китә идек. Анда инде яңадан тугандай буласың.
Кышлык печән безнең малларга “десерт” кебек иде. Күбрәк борчак, бодай саламы әзерләде халык. Башак ясап бирдек бит. Салам өстенә шаулап торган кайнар суны сибеп пешеклисең дә, аннары он сибеп болгатасың. Махсус таягы да бар иде. Утлык төбендә иде ул таякның урыны.
Рәзилә ХӘМИДУЛЛИНА
Иж-Бубый авылы
Исәнбайда печәнне төркемнәргә бүлеп бирәләр иде.
Беренче ике көндә болынга ир-атлар хуҗа. Чалгы белән чапкан печән яңгыр яумаса тиз җилли бит ул. Бер-ике көннән хатын-кызлар, тырмалар алып, печән җыярга тотына.
Барыбыз бергә чүмәлә салгач, һәр хуҗалык үз тамгасын әзерли: төрле тасмалар, таяклар, ат кузгалагы дисеңме... Кем нәрсә таба инде.
Иң күңеллесе – жирәбә сикертеп чүмәлә өләшү. Кемнеңдер тиргә чыланып беткән эшләпәсенә исемнәр язылган кәгазь кисәкләрен саласың. Төркем башлыгы кәгазьне алып чүмәлә хуҗасының исемен атый.
Шәбрәк печән эләгүченең күңеле “күкәй сала” инде. Өлешеңә тигән көмешең, үпкәләшүләр дә булмый калмый, әлбәттә.
Болында рәхәт, күңелле. Тушенка, казүрдәк итләре салып пешергән ашның тәме әле дә тел очында тора.
Никадәр тырышып пешерсәң дә, төтен исе кушылып пешкән болын ашына җитми шул!
Ә иң авыры – кайткан печәнне түбәгә күтәрү. Бу эш җанны ала инде. Гаиләдәге бер генә кеше дә эшсез утырмый.
Мескенкәйләр, балаларны әйтәм, тар, кысан түбәдә печән тыгызлаган булалар…
Әй, бар иде заманнар…
– Шушы печән эше бетсә, әллә исән калыр идек, – дип зарланулар да бер күңелле хатирә
булып,күңелдә яңара. Хәзер мал да юк, печән дә кирәкми.
Фәридә ҖӘМИЛЕВА
Исәнбай авылы
Авылдагы печән өсте, әткәй-әнкәй белән арбалы матайга утырып үзебезгә бирелгән болынга баруларыбыз бүгенгедәй истә. Кем ничектер, печән өстен сагынмыйм мин. Печән чабу бирелгән көн чын мәхшәр була иде авылда.
Һәркем үз басуына чаба. Тракторчы әткәй, сыер савучы әнкәйгә ял бирелми. Төнге сәгать икедә торып, сыер савып кайткач әнкәй ничекләр печән чапты икән?!
Печән кибеп беткәч йә ишегалдына алып кайткач яңгыр явып үтүләр... Аны кире таратып киптерүләр. Кайткан печәнне төнлә печәнлеккә күтәрүләр. Әнкәйнең күз дә йоммыйча иртәнге савымга китүләре. Шулар искә төшкән саен йөрәк сыкрый...
Безнең шунысы гына җиңелрәк иде. Печән алып кайтырга трактор эзләп йөрмәдек, әткәй алып кайта иде…
Хәзер чалгыны кулга алучы бар микән? Капка төбенә рулонлы печән китереп аударсалар да, мал асраучыларбармак белән генә санарлык.
Рәмзия ЗАРИПОВА,
матбугат ветераны
*Изображение сгенерировано с помощью нейросети.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев