Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

“Авылыбыз күрке алар“, диләр уразайлылар Гариповлар гаиләсе турында

Тормышлары матур, рухи яктан бай, үрнәк гаиләләрнең берсе алар Уразайда гомер кичерүче Рәзилә–Вәсил ГАРИПОВлар.

Вәсил – Нәзирә апа белән Хаҗимөхәммәт абый гаиләсендә үскән төпчек малай. Урта белем алып, Кукмарада шофер һөнәрен үзләштереп армия хезмәтеннән кайткач аның күңелендә авылдан каядыр китәргә дигән уй тумый да. Туган авылында, әти-әнисе янында калачагын ул инде балачактан ук белә. Беренче хезмәт юлын Пушкин исемендәге колхозда шофер булып башлый. Аннары күрше Ямурза авылындагы “Прикамнефть“ идарәсендә нефть һәм газ табу буенча оператор булып эшли башлый. Тырышлыгы нәтиҗәсендә бишенче разрядка кадәр күтәрелә. 25 ел стажлы Вәсил хәзер өлкән оператор хезмәтен башкара. Эшенә җаваплы каравы, төгәллеге өчен күп тапкыр Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, “Иң яхшы нефть һәм газ чыгару буенча оператор“ исеменә лаек була. Фотосы – “Прикамнефть“ идарәсенең “Татнефть“ җәмгыятенең Мактау тактасында. Югары һөнәри осталыгы, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстанда нефть чыгару бер, ике, өч миллиард тоннага җитү уңаеннан өч тапкыр истәлек билгеләре белән бүләкләнә.

Вәсил – нинди эшкә тотынса да, башкарып чыга торган алтын куллы авыл уңганы. Техниканы да үз итә, балта остасы да. Үзләренең тракторлары һәм машиналары бар. Киң-иркен итеп каралты-кура төзеде. Абзарларында берничә баш үгез. Кыскасы, тормыш дилбегәсен кулында нык тотучы чын ир-егет ул.

Вәсил тормыш иптәшен Шаршадыдан алып кайтты. Рәзиләсе дә үзе кебек үк тырыш, эш сөючән, ипле, итагатьле. Тирә-якта чәкчәк пешерү остасы булып танылды.

Рәзилә һәм Вәсил үзләре төзегән иркен йортта яшиләр, ике бала үстерәләр. Алинәләре, медицина көллиятен тәмамлап, район хәрби комиссариатында хезмәт юлын башлап җибәрде.  Хәзер ул – Әгерҗе станциясенең тимер юл вокзалы медпунктында фельдшер. Илмир – укучы. Әтисенә охшап, кечкенәдән үк кулдан килгәнчә өлкәннәргә булышырга тырыша.

 – Әтиебез безне “өлкәннәрне хөрмәт итегез“ дип үстерде. Үзе дә бу яктан  үрнәк. Бабай исән чакта бер эшен бабай белән киңәшмичә башламады. Авылга кайту белән мин дә иң элек әбием янына кереп хәлен беләм, – ди Алинәләре.

Авыл күрке Гариповларны осталыклары, ярдәмчеллекләре, тыйнаклыклары өчен бик хөрмәт итәләр авылдашлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев