Айсинә Шабаева: Авылда сөткә чират торалар
Авылда сыер асраучылар саны кими
Газета укучыларыбызга “Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?“ дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Айсинә ШАБАЕВА, Яңа Акхуҗа авылы:
– Ирем Фаиз 72 яшьтә, үзем 67дә булсак та, маллар асрап яшибез әле, шөкер. Бер сыерыбыз, ике бозавыбыз бар. Җәен тавык-чебешләр саны да арта. Авылда сыер асраучылар күп булмагач, сөткә дә, эремчек-майга да, сөтөстенә дә чират торалар. Шуңа күрә сөт ризыклары әзерләп көн арты көн узганны сизмим дә.
Шулай да өйдә генә эшләп яту яклы түгел мин. Кышын чаңгыда йөрергә яратам. Зәмфирә апа, Вәзирә, Әлфирә, Зөлфирә белән бергәләп алма бакчасына чаңгыда йөрергә чыгабыз. Бүгенге көнгә кадәр көндезләрен рәхәтләнеп саф һава сулап кайтабыз әле.
Бакча сезоны башлануын да түземсезләнеп көтәм. Тәрәзә төпләре тулы – баклажан, татлы борыч, помидор үсентеләре. Чәчәкләрнең дә дистәләгән төрен утырттым.
Өлкәнәеп барсак та, әнә шулай, актив тормыш алып баруыбызга сөенәм. Ходай сәламәтлектән аермасын да, күкләребез аяз булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев