Барҗы-Умгада яшәүче Тимургазиннар “Төплекәй“ бәйрәме уздырып, авылдашларын сыйлый
Авыл тормышы

Барҗы-Умгада яшәүче Тимургазиннар “Төплекәй“ бәйрәме уздырып, авылдашларын сыйлый

Берьюлы 150 данә төплекәй пешерәләр

Суфия апа, аның балалары Илсур–Гөлүзә, Алсу–Раил гаиләләре, елга ике тапкыр угыз төпләкәе пешереп, Коръән ашы уздыралар, авылдашларына тараталар. 

Бүген иртәнге сәгатьләрдә үк туганнар җыелышып әлеге тәмле дә, туклыклы да, затлы да ризыкны пешерергә керештеләр.

Угыз эремчеге сыер бозаулаганнан соң беренче алты савылган сөттән ясала.

Тимургазиннар берьюлы 150 данә төплекәй пешерәләр. Моның өчен бер дистәгә якын хатын-кыз камыр җәя, пешерә, майлый... 30 литр эремчекле масса ясау һәм камыр басу өчен 60 йомырка, 8 литр сөт, 25 кило он, 3 литр эретелгән сары май кирәк. 

Хуҗабикәләр төплекәйне пешереп бетергәннән соң, моның өчен 6-7 сәгать вакыт кирәк, бүген көндезге сәгать бердә Илсур-Гөлүзә йортларында Коръән ашы уздыралар. Тәмле ризыкны өлкән, физик мөмкинлекләре чикле авылдашларына өйләренә илтәләр. 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев