Башкортстанда өч аяклы колын туган
Авыл тормышы

Башкортстанда өч аяклы колын туган

Яшь бия үзенең колыныннан бер адым да читкә китми

Башкортстанның Баймак районы Зилем авылында гаҗәп хәл булган. Биредә яшәүченең хуҗалыгында бер ат өч аяклы колын тудырган.

Артур Иделбаев колынның фотосурәтен үзенең социаль челтәрләрдәге битендә урнаштырган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Яшь бия үзенең колыныннан бер адым да читкә китми, аңа ничек тә ярдәм итәргә тырыша.

Бу хәлгә карата ат хуҗасының фикере хәбәр ителми.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев