Планлы уку күнекмәсе узды
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында, мәктәп укучыларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру максатыннан, Әгерҗе районы мәктәпләрендә төрле чаралар, сыйныф сәгатьләре, очрашулар, өйрәнүләр уза.
Кичә Кадыбаш мәктәбендә ТР ДКУ "ТР Янгын сагы" Яр Чаллы отрядының Исәнбай авылы ОП башлыгы Шәйхетдинов М.В. катнашында ашыгыч эвакуация буенча планлы уку күнекмәсе узды. Шулай ук Марат Виленович башлангыч сыйныф укучылары алдында "Янгын куркынычсызлыгы" темасына чыгыш ясады.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев