Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Беренче эш көнен Анастасия Филиппова мәңге онытмаячак

Чандыр гәүдәле, сөйкемле кыз сер бирми

Варкләд-Бодьядагы дуңгызчылык комплексында беренче эш көнен әлеге чандыр гәүдәле, сөйкемле кыз гомерлеккә исендә калдырган. Йөзләгән дуңгызлар тәрбияләнүче зур цехка курка-курка аяк басканы бүгенгедәй күз алдында аның. 

Хәзер ул көннәрне елмаеп кына искә ала инде Анастасия ФИЛИППОВА. Бирегә эшкә урнашканына алты ел булган. Эшнең бар нечкәлекләренә дә күптән төшенгән инде. 

–    Ижауда туып-үскәнлектән, авыл тормышы бөтенләй ят иде. Дөресен әйтим, мин хайваннардан шүрли идем хәтта. Ә чынлыкта, бөтенләй куркыныч түгел икән бит, – ди Анастасия. 

Аны эшкә дуңгызлар балалый торган цехка билгелиләр. Хәзер инде ул биредә цех начальнигы вазифасын башкара. 

–    Анастасия Гавриловнаны әлеге вазифага күчереп ялгышмадык. Ул беренче көннән үк үзен намуслы хезмәткәр итеп танытты. Хәтта төшке аш вакытында да аны эш урынында очратырга була. Дуңгызлар сәламәт булып үссеннәр өчен бар көчен һәм тырышлыгын куя ул, – ди дуңгызчылык комплексы директоры Николай Сапожников. 

Көн саен Әгерҗедән килеп эшләргә туры килсә дә, Анастасия сер бирми. 

–    Николай Анатольевичка рәхмәт. Ул – эшчеләр хәленә керә белә торган җитәкче. Эшкә алып килә, кайтарып куя. Үзе дә төгәллек һәм тәртип ярата, бездән дә шуны таләп итә, – дип ассызыклый Анастасия. 

–    Коллективыбыз турында да бары мактау сүзләре генә әйтәсем килә. Без биредә бер зур гаилә кебек эшлибез. Оператор Надежда Васильева, ветеринар Марина Давыдова белән һәрчак уртак тел табабыз, проблемаларны да бергә хәл итәбез. Биредә күп эшчеләр Варкләд-Бодьядан киләләр. Кырынды, Иж-Бубый егет-кызлары да бар. Хезмәт хакыбыз яхшы. Бар шартлар тудырылган. Душ бүлмәләре дә, ашханә дә эшли, – дип дәвам итә Анастасия. 

Яшь бригадирның һәр көнне эш сәгате дуңгызларның “хәлен белү“дән башлана. Комплекстагы башка цехлардан аермалы буларак, биредә һәрвакыт эш кайный. Анастасия Гавриловна операторлар белән бергәләп дуңгызларны балалата. Аннан бер ай дәвамында аларны тәрбиялиләр. Ана дуңгызларның 14шәр бала китергән чаклары да күп була, ди Настя. 

–    Без бер генә дуңгызның да авырып китүенә юл куярга тиеш түгел. Моның өчен барлык кирәкле чараларны да үзвакытында эшләү мөһим, – ди ул. 
Ә өйгә кайткач ул кичләрен кул эшләре белән шөгыльләнергә, ире белән икесенә тәмле кичке аш әзерләргә ярата. Чәчәкләргә гашыйк ханымның өендә гөлләр дә, җәен бакчасында чәчәкләр дә күп үсә. 

  Фото А.Гаврилованың гаилә архивыннан алынды


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев