Булат Бәйрәмов туган авылына танылган баянчы белән кайтып төшеп күңелле сюрприз ясады
Көтмәгәндә уйлашканнар
Якташыбыз, тамада һәм шоумен, "Тәмле көрәш" телетапшыруын алып баручы Булат Бәйрәмов туган авылы Иж-Бубыйга көтмәгәндә кайтып төшеп - алай гына да түгел, танылган баянчы, халыкара бәйгеләр лауреаты Динар Бәдретдинов белән "Соңгы кыңгырау"га килүләре - авыл халкы өчен чын бәйрәм сюрпризы булды.
- Бу үзебез өчен дә көтелмәгән хәл булды. Алдан сөйләшмәгән дә идек, кинәт кенә уйладык та кайтып төштек. Әгерҗе районына кайту үзе бер рәхәт булса, шундый бәйрәм кунендә туган авылым мәктәбендә укучы балаларны котлап, зур юлга озатырга насыйп булуы, әти-әнием озак еллар эшләгән, үзем укыган мәктәптә янә кыңгырау чыңы тавышын ишетү, авылдашларымның сөенечле йөзләрен күрү - икеләтә күңелле, - дип уртаклашты безнең белән Булат.
Популяр баянчы Динар Бәдретдинов та бәйрәм чарасыннан бик канәгать калуын яшермәде.
- Барысы да шундый матурлар: җырлыйлар, бииләр, сәхнә осталарыннан кимен куймыйлар. Бигрәк тә "Хыял" бию коллективы биючеләре зур тәэсирләр калдырды. Аларның республикакүләм бәйгеләрдә дә югары урыннар яулавын ишетеп беләм, - диде ул, балаларга алга таба зур уңышлар теләп.
Артистлар чарада катнашучыларга үз җыр-көйләрен дә бүләк иттеләр. Аларны авыл халкы алкышларга күмеп, бик җылы итеп озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев