Девятерняда яңа җитәкче билгеләнде
Фәнис Йосыпов үз теләге белән эштән китте
Девятерня авыл җирлеге Советының XVII утырышы узды.
Авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Фәнис Йосыповның үз теләге белән эштән китүе сәбәпле, вәкаләтләре туктатылды.
Депутатлар тавыш бирү юлы белән яңа башлык – Девятерняның 5нче участок депутаты Ирек Мулламөхәммәт улы КАМАЕВны сайладылар.
Ул 1964 елда Девятерняда туган. Моңа кадәр “Әгерҗе урманчылыгы“ учреждениесенең Девятерня участок урманчылыгында эшләде.
Утырышта катнашкан район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев һәм авыл җирлеге Советы депутатлары Девятерня авыл җирлеге белән 13 ел җитәкчелек иткән Фәнис Миңнефаяз улына җирлектә башкарган зур эшләре, авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуга корылган эшчәнлеге өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев