Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Эльмира Зиннәтуллина: «Дуслар, ышанасызмы? Бер төптән 50 бәрәңге! Әз дигәне 25. Сөбханалла!»

Бу сортны бераз соңрак казырга да булыр иде, чөнки сабаклары яшел иде әле..

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә “Ә без бәрәңге казыйбыз инде” дигән язмаларга тап булгач, иң беренче чиратта, “нигә шулай иртә икән?” дигән сорау туды һәм, әлбәттә, уңышның ничек булуы да кызыксындырды. Сорауларыбызга җавапларны язма хуҗалары ярдәмендә таптык.  

–    Без бәрәңгене 28 апрельдә үк утырткан идек. Икенче икмәккә өлгерер өчен 90 көн вакыт җитә диләр бит, шуңа казып алырга булдык, – диде Кадыбаштан мөгаллимә Эльмира Рәсүлева. 

Башкаларныкы кебек үк, быел аларның бакчасындагы бәрәңге дә шактый катлаулы шартларда өлгергән. 

–    Беренчедән, июнь башында төшкән кырау сабакларына зыян китерде. Икенчедән, безнең якларда җәй дәвамында бер генә тапкыр да ныклап яңгыр яумады, – ди Эльмира Рәис кызы. – Мондый кырыс шартларда быел бәрәңге уңышы бөтенләй булмас дип борчылган идек инде. Шөкер, бар. Дөрес, төбендә күп түгел, әмма орлыкка һәм ашар өчен җитәрлек. Хәтта вагы да юк дияргә мөмкин. Сортына килгәндә, төгәл генә әйтә дә алмыйм. Шулай да бер төрлесе “Беллароза” булырга тиеш. Гомумән әйткәндә, еллар дәвамында сыналган сортлар. Иртә өлгерешле, кызгылт төстә. Нинди генә шартларда да бер елны да бәрәңгесез калганыбыз юк.

Яхшы сакланалар да. Саклау өчен кышкы базыбыз да бар. Шуңа бәрәңгене тыныч күңел белән казыдык.  

Социаль челтәрләрдә Кичкетаңнан шулай ук мөгаллимә Эльмира Зиннәтуллина куйган фото да бик тиз таралып өлгерде. “Дуслар, ышанасызмы? Бер төптән 50 бәрәңге! Әз дигәне 25. Сөбханалла. Яңа сорт”, дип язып та куйган ул.

–    Әлеге бәрәңгене быел гына утырткан идек. Кибеттән сатып алдык, “Вега” дигән сорт. Әле ашап та карамадык, шуңа тәмен белмим. Сакланышы турында да берни әйтә алмыйм. Дөрес, бу сортны бераз соңрак казырга да булыр иде, чөнки сабаклары яшел иде әле. Әмма без бәрәңгене август аенда казырга күнеккән инде, – диде Эльмира Хәйдәровна.  – Моңа кадәр һәр елны утырткан бәрәңгеләребез уртача өлгерешле. Болар – “Беллароза” һәм “Мадейра”. Аларының сабаклары яртылаш корыган иде инде. Шуңа күрә чабуы да авыр булмады. Аларның да  чыгышы зарланырлык түгел, шөкер.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев