Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Фәйзуллиннар гаиләсе: Аттан башка тормышның яме юк

Алтмыш ел (!) ат асрап гомер кичерәләр алар

Нарат авылында яшәүче Рәшит–Сәкинә ФӘЙЗУЛЛИНнар өлкән яшьтә булсалар да, абзарларын аттан башка күз алдына китермиләр. Алтмыш ел (!) ат асрап гомер кичерәләр алар. 

Рәшит абый да, Сәкинә апа да 83 яшьләрен тутырганнар. Икесе дә җыйнак кына гәүдәле. Бу – хәрәкәтләнергә яратуыбызның нәтиҗәсе, диләр елмаеп. Чынлап та, алар әле хәзер дә бик актив яшәү рәвеше алып баралар. Кем әйтмешли, җәй көне дә кояш белән бергә торалар. Хуҗалыктагы, өйдәге эшләрне башкаруда уллары Ринатка ярдәм итәргә тырышалар. Ринат әти-әнисе олыгайган көннәрдә шәһәрдән төп йортларына күчеп кайткан. Авыл тормышының тәмен белеп, маллар асрап яши. Фәйзуллиннарның кызлары Раушания дә гаиләсе белән Наратта төпләнгән.

Рәшит абыйның ат яратуы каян килә соң? Сүзне геройларыбызның балачагыннан башлыйк әле. 

Рәшит тә, Сәкинә дә дәһшәтле сугыш башланган 1941 елда дөньяга килгәннәр. Икесенең дә әниләре ирләре сугышка киткәндә көмәнле булып калганнар. Әтиләре – балаларын, нарасыйлар әтиләрен бер тапкыр да күрмәгәннәр. Чөнки Шәех та, Габденур да яу кырында хәбәрсез югалалар. 

–    Гомер буе “әти“ сүзен әйтергә тилмереп яшәдем мин. Ә сугыш еллары безне, чын мәгънәсендә, каты сынады. Әни 1939 елда туган апамны һәм мине ачтан үтермәс өчен хәер сорашырга мәҗбүр була. Шулкадәр хәерчелектә үстек, бер телем ипигә тилмердек. Кием-салым турында әйткән дә юк... – ди Рәшит абый уфтанып. 

Сәкинә апа гаиләдә бер генә кыз була. Әнисе белән генә үскән кызга да бик иртә уфалла арбасына җигелергә туры килә.
Азрак үсә төшкәч Рәшит колхозга эшкә урнаша. Гел ат белән эшли. Көтү дә көтә, фермада да хезмәт куя. Шул вакытта ук ат аның тугры дустына әйләнә. Сәкинә дә ферманың алдынгы эшчесе була. 1960 елда гаилә корганнан соң яшьләр мал асрап көн күрә башлыйлар. Әлбәттә, ат та тоталар.

–    Ул чакта колхоз атларын шәхси хуҗалыкта эшләр өчен бирмиләр иде. Ә печән алып кайтырга, бакча эшкәртергә кирәк. Техника юк заманнар иде бит! Шуңа күрә ат сатып алырга булдык, – ди Рәшит  абый. 

60 ел эчендә биш ат алыштырырга туры килә. Алар белән аерылышуны Рәшит абый бик авыр кичерә.

–    Ат асраучылар мине аңлар. Алар – үтә акыллы хайван. Сыйпаганны, ягымлы итеп сөйләшкәнне яраталар. Үзеңнең дә күңелең йомшак булыр тиеш. Каты бәгырьле, дорфаларны алар бик тиз сизәләр, – ди хуҗа.

Чынлап та, ат Фәйзуллиннар хуҗалыгында атлар гомер буе төп ярдәмче була. Җәен печән, утын әзерлиләр, язын бакча эшкәртәләр, тирес, кышын кар түгү өчен дә ат җигәләр. Ә чанасын да, арбасын да, башка җигү кирәк-яракларын да Рәшит абый үзе ясый.

Хәзер инде хуҗалыкта күп эшләрне трактор белән башкаралар. Әмма аттан да аерылмыйлар. 

–    Мин үлгәнче атны сатмыйсыз дип гел әйтеп киләм, – ди Рәшит абый. – Аны җигеп, карчыгымны утыртып бер урам әйләнеп кайтсам да күңелем була. Ә басу-кырларны иңләгәндә күңелне әйтеп бирә алмаслык хисләр биләп ала. Ул – ятимлек ачысын татыган балачак та, җигелеп тормыш көткән чаклар да, карчыгым белән бәхетле еллар да, балалар-оныклар да... Шул вакытта җырлыйсың да, елыйсың да...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев