Фирая Гыймазова: «Интернетсыз да менә дигән итеп яшәдек...»
Сораштыру
Урамда уйнап йөрүче бала-чага саны кимегәннән-кими бара. Хәзер аларның иң күңелле чаклары смартфонга карап уза. Икетуган энемнән моның сәбәбен сорагач, ул “урамда күңелсез”, дип җавап бирде. Ә безгә телефонсыз да, компьютерсыз да, хәтта кайчак телвизорсыз да ничек күңелсез булмады микән соң?
Фирая ГЫЙМАЗОВА, география укытучысы, 54 яшь, Тирсә авылы:
– Мин тумышым белән Арча районыннан. Без бала чакта вакытны ишегалдында төрле уеннар уйнап уздыра идек. Менә шуларның кайберләре: “Вышибалы”, “12 палочек”, “Резиночки” һәм башкалар. Кыш көне чаңгыда, чанада шудык. Бозлы таудан гади клеенкага утырып шуып төшкәннәр дә – истә. Бик күңелле итеп кар атышып уйный, төрле корылмалар төзи идек.
Интернетсыз да менә дигән итеп яшәдек. Мультфильм карарга бөтен өеребез белән йөрдек. Ул чакта видеомагнитофоннар да юк иде әле. Аның каравы, чын дуслар, чын мавыгулар һәм дөньяны танып белү теләге көчле иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев