Әгерҗе районы авыллары 1,5 млн сум акча отты
Авыл тормышы

Әгерҗе районы авыллары 1,5 млн сум акча отты

Авыл җирлекләренә – грантлар

ТР муниципаль берәмлекләр Советы авыл җирлекләренә грантлар бирү бәйгесенә йомгак ясалды. 

Безнең районнан Сарсак-Омга, Кырынды, Яңа Бәзәкә, Кадрәк авыл җирлекләре – конкурс җиңүчеләре. Аларга 1,5әр миллион сум акча биреләчәк.

Әлеге финанс ярдәме җирлекләргә трактор сатып алырга юнәлтеләчәк.  
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев