Әгерҗе районында Рафаил Заһретдинов ун ел эчендә өч трактор ясаган
Өлкәннәр көне уңаеннан
Яшь чагында, эшләгән вакытта теге яки бу хыялны тормышка ашыру өчен вакыт җитми дип зарланырга яратабыз. Әлеге хыяллар лаеклы ялга чыккач башкару өчен һәрвакыт кичектерелеп килә. Девятерняда яшәүче Рафаил абый Заһретдиновның да, әнә, пенсиядә икенче сулышы ачылган. Ун ел эчендә ул өч (!) трактор ясаган.
Кечкенәдән "кулибинчы" иде дип искә алалар аны авылдашлары. Әтисез үскәнлектән, Рафаилнең малай вакытта яшьтиләренең рәхәт яшәүләренә кызыгуы да көчле була.
– Аларны тормыш дәресләренә, балта-чүкеч тотарга әтиләре өйрәтте. Ә миңа барысына да үз көчем белән тырышырга туры килде, – ди Рафаил абый.
Әмма үҗәт малай дусларыннан калышмый, нәкъ аларныкы төсле моторлы сәпидкә дә үзе ясап утыра. Ул вакытта әле нибары 3 сыйныф укучысы гына була. Аны ясау өчен запас частьларга акчаны көтү көтеп җыя. Әнә шулай, тырыш, үз дигәненә ирешә торган булып үсә.
– Ул сәпид миңа бик озак хезмәт итте. Мин, аңа атланып, Әгерҗегә кадәр бара идем. Бу инде 8 сыйныфны тәмамлап Әгерҗедәге училищега укырга кергән вакытлар, – дип искә ала ул.
Миләүшә Ягъфәрованың райондашыбыз турында кызыклы язмасы газетабызның бүгенге санында басылып чыкты. Дәвамын шунда укыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев