Әгерҗе районыннан Алсу Җәлилова алдынгылыкны бирми
Вакыт белән исәпләшмичә эшли
“Наҗар” ширкәте сыер саву операторы Алсу ҖӘЛИЛОВА менә инде берничә ел рәттән алдынгылыкны беркемгә дә бирми. Быел да Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен югары күрсәткечләр белән каршы ала.
Рус Шаршадысы кызы 1997 елда Наҗар авылына килен булып төшкән көннән бирле терлекчелек тармагында хезмәт куя. Баштарак бозаулар карый, берара амбарда да эшләп ала.
– 2000 елда 30 тана өйрәттем. Яшьрәк чак булгангадыр инде, авырлыгын тоймадым. Ул чакта сыерны аппарат белән сава, сөтне күтәреп ташый идек бит әле, – дип сөйли.
Бүгенге көндә аның карамагында – 57 сыер. Шулардан 700 килодан артык сөт сава. Җәй көннәрендә 850шәр килограмм сауган чаклар да булды, ди. Сүз уңаеннан: моңа кадәр авылдан бераз читтәрәк урнашкан җәйге лагерьны быел ферма торакларына якын урынга күчереп төзегәннәр. Анда эш шартлары тагын да уңай, диләр сыер савучылар.
– Алдагы елдан лагерьга да фермага кебек килеп-китеп йөрербез инде, – ди Алсу. Шушы көннәрдә сыерларны кышкы режимга күчергәннәр.
– Кышкы режимда да кул хезмәте аз файдаланыла инде хәзер. Малларга азыкны трактор кертә. Без азыкны ашап бетерсеннәр өчен алларына этеп китерәбез генә. Онны кул белән дә сибәбез, миксер да тарата. Сыерларны, асларын чистарту кебек эшләрдә генә тулысынча кул көче файдаланыла, – ди терлекче.
Кышкы режимга күчкәч тә терлекчеләр, җәй көне кебек үк, фермага, нигездә, ике тапкыр йөриләр. Иртәнге савым да, кичкесе дә сәгать 4тә башлана, диләр.
– Миннән кала, дүрт хезмәттәшем дә күрше авыллардан килә. Аларны аерым техника йөртә. Мин Наҗарда гына яшәгәч, кайчак көндез дә фермадан әйләнеп китәм. Менә бүген дә асларына сибәр өчен пычкы чүбе ташырга дип махсус килдем, – диде терлекче.
Әнә шулай, вакыты белән исәпләшмичә бар күңелен биреп хезмәт куйганга күрсәткечләре дә яхшыдыр аның.
– Җитәкчеләребезнең хезмәтебезне бәяли белүләренә дә сөенәбез. Хезмәт хакы яхшы, вакытында алабыз. Яхшы эшләгән өчен премия дә бирәләр. Кирәк чакта ял итәбез. Ашлык кирәкме, бозаумы – хуҗалыкка мөрәҗәгать иткән очракта бер генә үтенечебезне дә кире какмыйлар. Шуңа бүгенге көнебездән бик канәгать без. Эш кенә булсын дибез, – ди авыл хезмәтчәне.
Сүз уңаеннан: Җәлиловлар үз хуҗалыкларында да бик күп терлек, кош-корт асрыйлар.
– Терлек азыгы белән тәэмин итү ягыннан да “Наҗар” хуҗалыгының ярдәмен тоябыз, – диләр.
...Алсуның сыерлар янында йөрүен күзәтәм. Әле берсенең башыннан сыйпап ала, икенчесен, азыкны читкә таратып бетергәне өчен, ачуланып та куя. Сыерлары исә үз итеп мөгрәп җавап бирәләр. “Маллар телен аңлау” шушы буладыр инде ул. Сүз уңаеннан: аның сыерларына биргән кушаматлары да үзенчәлекле. Беренче “партия” таналарга “а” хәрефеннән башланган кушаматлар биргән идем, болары “л”дан башлана, ди. Үзенең тулы исеме (Алсу!) килеп чыкканчы, яңадан ике партия таналар өйрәтәсе бар әле, димәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев