Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Әгерҗе районының бер авылында яшәүче гаилә сыр ясап сата

Яшь ана 4 сыер, 4 бозау, 200 баш кош-корт тота

Әгерҗе районы Иске Эсләк авылында яшәүче әлеге яшь ханым һәм аның әнисе Асия Кәримова сыр ясап сата.

Дүрт баш сыер асрыйлар, шуның кадәр үк бозау тоталар. Җәй көне ике йөздән артык кош-корт үстерәләр. 

Кәримовларның зур гаиләсе язмыш кушуы буенча 1997 елда Азәрбайҗаннан безнең якларга кайтып төпләнәләр. Иске Эсләктә өй сатып алып, биредә яши башлыйлар. 

«Миңа ул вакытта ун яшь иде. Ни татарча, ни русча бер сүз белмибез. Әмма бу вакытлыча гына булган. Абыем Илкен дә, энем Эльчин дә, мин дә татарчага бик тиз өйрәндек», — дип сөйләде Эльмира. 

Әти-әниләре терлекчелек тармагына эшкә урнашалар. Асия апа бозаулар карый, Йосыф абый осеменатор була. Хезмәт хакы хисабына алынган тананы сыер итәләр. Сыерлар саны акрынлап алтыга җитә, бозауларның да баш саны арта. Җәй көне ишегалды кош-корт белән тула. 

Әтиләре алты ел элек кинәт вафат булып зур югалту кичерсәләр дә, мал санын киметмиләр. Бу вакытта өч улы белән Эльмира да авылга кайтып төпләнгән була инде. Пилорама ачып үз эшен башлаган абыйсы Илкен, әнисе һәм Эльмира хуҗалыкны әтиләре исән чактагы кебек алып баруны дәвам итәләр. Асия апа менә инде ничә еллар брынза сыры ясап сата. 

«Кырык литр сөттән биш кило сыр чыга. Сөт өсте дә аертабыз, май да язабыз. Сөтне эшкәртеп сату күпкә отышлырак», — ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев