Әгерҗедә кабак уңышы: көн саен 12-14 чиләк яшелчә
Кабак бәйрәме
Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә кабак уңышын чагылдырган фотоларны еш күрергә була.
– Кабак быел да уңды. Дөрес, башка елга караганда ваграк. Әмма чыгышы шул ук – бер трактор арбасы, – диләр Тәбәрледән Раушания–Вил ВӘЛИЕВЛАР.
Быел кабакны ике тапкыр утыртырга туры килгән аларга.
– Язын бер тапкыр чәчтек – чыкмады. Аптырагач, икенче тапкыр утырттык. Анысында ике тапкыр чәчкәне дә чыкты.
Кабакны күрше Мукшур авылында әниләре участогына утырталар алар.
– Андагы бакчаның зурлыгы, туфрагының уңдырышлылыгы, – ди Раушания. – Кабактан тыш, мал чөгендере, бәрәңге, печән дә үсә анда. Әнине үзебезгә яшәргә алып кайткач бакчасы буш тормасын дип әнә шулай төрлесен утыртып караган идек. Уңышы яхшы булгач, күңел үсеп китте. Хәзер бер елны да бакчаны буш калдырмыйбыз. Менә озакламый чөгендергә чират җитәр. Моңа кадәр бәрәңге уңышын җыйдык. Анысы да искиткеч яхшы булды быел.
– Ә кабакны әллә ни тәрбияләргә кирәкми бит аны. Иң мөһиме, яңгырның вакытында явуы һәм җылылык. Җәй дәвамында ныклап ике тапкыр утау да җитә, – ди хуҗабикә.
Узган ялларда кабак уңышын җыеп алганнар.
– Әлеге көнне үзара Кабак бәйрәме дип йөртәбез. Аны алырга читтә яшәүче улларыбыз да кайта. Алар да көтеп ала бу көнне.
Кабак белән абзардагы үгезләрен сыйлыйлар Вәлиевлар. Кабак ашаган малның ите бик тә тәмле була, диләр. Үгезләрдән тыш, сыер-бозаулары да бар, кош-кортлары да җитәрлек.
– Сыерларга ташкабак, алма бирәбез. Быел аларының да уңышы бик яхшы. Күршеләр дә безгә ташыйлар, – диләр.
– Көн саен 12-14 чиләк яшелчә турыйм, – ди Раушания. – Бик күп вакыт китсә дә, һич тә авырсынмыйм.
Менә шундый инде ул чын авыл кешесе. Хезмәтен дә, тырышлыгын да үлчәүгә салырга күнекмәгән. Аның өчен, иң мөһиме, терлеге исән-сау, имин һәм көр булсын.
Ххх
Касай авылында яшәүче ЗАКИРОВлар гаиләсе дә бу көннәрдә кабак уңышын җыйганнар.
– Моңа кадәр кабак утыртканыбыз юк иде. Быел берьюлы ике бакчага үстереп карадык. Уңышы, чынлап та, бик сөендерде, – ди Айгөл.
Аларның иң зур кабагы 31 кило авырлыкта булган. Андыйлары да, 26, 17 кило килгәннәре дә күп, диләр хуҗалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев